Accessibility links

Кайнар хәбәр

Bild am Sontag Иранда тоткарланган журналистларның шпион булуын кире кага


Берлин – Германиянең Bild am Sontag басмасы ике хәбәрчесенең Иранда шпионлыкта гаепләнеп тоткарлануын “абсурд” дип атады.

Әлеге журналистлар, иренә хыянәт итүдә гаепләнеп, таш белән үлгәнче кыйналуга хөкем ителгән адвокат Сәкинә Мөхаммәди Аштиани һәм аның улыннан әңгәмә алган булган.

Иран рәсмиләре әйтүенчә, бу алманнар үзләренең журналист булулары турында җитәрлек дәлил китерә алмаган.

Bild am Sontag баш мөхәррире Вальтер Майер газетның бүгенге санында язуынча, Иран рәсмиләре аларның бернинди дә шпион түгел, ә журналист икәнен бик яхшы белә. Майер сүзләренчә, аларның әле дә адвокатлары юк.
XS
SM
MD
LG