Accessibility links

Кайнар хәбәр

Свердловски өлкәсендә тагын бер мәчет ачылды


Түбән Арый мәчете
Түбән Арый мәчете

Свердловски өлкәсенең Ачит районы Түбән Арый авылында яңа мәчет ачылды.

Свердловски өлкәсенең Ачит районы Түбән Арый дигән татар авылы Урал тауларының куе урманнар белән уратып алынган бик матур почмагында урнашкан. Бу көннәрдә авыл халкы өчен зур әһәмияткә ия булган вакыйга булып узды: Түбән Арый авылында яңа мәчет ачылды.

Җыйнак кына матур агач мәчет авыл җитәкчелеге һәм халык тырышлыгы белән бер ел эчендә үсеп чыкты.

Мәчет ачылышына бик күп кеше җыелган иде. Аларны сәламләп, авыл аксакалларының берсе Әмирҗан ага Шәяхмәтов болай диде: “Узган гасырның егерменче елларында авылыбыз мәчетенең манарасын кисеп, мәчетебезне клуб иттеләр. Халыкны кибет тирәсендә йөрергә өйрәттеләр. Инде, Ходай кушып, шушы кадерле көннәребезгә дә ирештек.

Ходаем Аллам, шушы яңа мәчетебездә гыйбадәтләр кылып, яшьләрне дингә өйрәтергә насыйп итсәң иде. Мәктәп беренче урында булса, мәчет икенче урында булсын иде”.
Кунакларны каршы алу

Авылдагы урта мәктәпкә күрше-тирә рус һәм мари авыллары балалары да килеп белем ала. Олылар әйтүенчә, яшьләрне әхлакка тарту, тәртипкә өйрәтү өстендә әле бик күп эш алып барасы бар.

Мәчет ачылышы тантанасында сүз һәрдаим бу мәчетнең яшьләр өчен салынуы, аларны дингә күбрәк тарту турында барды. Авыл хакимияте башлыгы Әмирхан Шәяхмәтов мәчет эшенең иң зур бурычы итеп яшьләрне тәртипкә китерүне атады. Аның фикеренчә, бүген мәчет салып, иртәгә бөтен халык намазга басмаса да, мәчетнең халыкны иманга китерү, тәртип булдыруда әһәмияте зур булачак.

Чынлап та, мәчетне сафка бастыруның икенче көнендә үк бар да өерелеп намазга баса дигән сүз түгел шул. Яшьләр бирегә теләп йөрсен өчен, бик күп эшләр башкарырга кирәк. Имамнан да күп әйбер тора.

Район хакимиятенең элеккеге башлыгы, бүгенге көндә лаеклы ялда булган Рәүф Мөниров фикеренчә, олылар яшьләрне дингә өйрәтсә, мәчет буш тормаса, авылда тәртип булыр.

Мәчет ачылу тантанасына килүчеләр барысы да шундый теләкләр белдерде. Халык көче белән салынган мәчет буш тормас дигән өмет һәр чыгышта диярлек яңгырады.

Яңа мәчеттә азан әйтеп, тәүге намаз укылды. Аннан соң авылдашлар һәм килгән кунаклар әңгәмәне милли ризыклар белән сыгылып торган мул табын янында дәвам итте.
XS
SM
MD
LG