Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самарда доцент кеше үтерүдә гаепләнә


Миллион халкы булган шәһәрдә яшәгән кеше никадәр фаҗига күрсә дә, үлемгә ияләшеп булмый. Соңгы вакытта Самарны дер селкеткән нәрсә – бер егетнең хатын-кызларны үтереп йөрүе.

Милиция бу җинаятьчелекне маньякка бәйләде. Әлеге хәлләрдә гаепләнүче Михаил югары уку йортында доцент булып хезмәт иткән.

Михаил Тарабирдин кичләрен капчыкка балта тыгып “ауга” чыгу гадәтен алган, дип исәпләнә. Гаражына керә икән дә, өске яхшы киемен хәерче киеменә алмаштырып, балтасын капчыкка салып, урам буйлап хатын-кызларны күзәтеп йөри.

Эңгер-меңгер вакытта урамнар да караңгырак, кешеләр дә күп йөрми. Арткы яктан килеп, кинәт кенә балта түтәсе белән хатын-кызның башына суккан булган ул.

Ниһаять 26 яшьлек Михаил Тарабирдин тотылды. Кичен, транспорт тукталышында, капчыгы һәм балтасы белән.

Әлеге вакытта ул берничә үлемгә бәйле, дип исәпләнә. Кан экспертизалары бер хатынны үтерүен дәлилли.

Институт хезмәткәрләре, студентлар беравыздан доцент Михаилны яклый, адвокат яллый, коллегаларын сөттәй пакъ иттереп бәяләмә яза.

Тикшерүчеләрнең дәлиле катгый. Балта сабындагы кан калдыклары үтерелгән кешеләрнең каннары белән тәңгәл.
XS
SM
MD
LG