Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә татар мюзиклы куелачак


«Өч сихерче һәм Нәргис» мюзиклы афишасы
«Өч сихерче һәм Нәргис» мюзиклы афишасы

Мәскәүдә, мәктәп укучыларның кышкы каникул көннәрендә, татар халык әкиятләренә нигезләнеп язылган «Өч сихерче һәм Нәргис» музыкаль әсәре сәхнәгә куелачак. Аның премьерасы 3 гыйнварга билгеләнгән.

Әсәрне сәхнәгә әзерләүгә «Мәрҗәни» фонды белән берлектә танылган продюссер Лина Арифуллина алынган. Бу музыкалы әсәрнең төп үзенчәлеге аның татар әкиятләренә генә түгел, татар халык җырларына да нигезләнеп эшләнүендә. Әсәрдә татар халкының танылган җырлары «Умырзая», «Ай былбылым», «Ак каен», «Бәгырем диярмен», «Тала, тала», «Сәрвиназ» һәм башка күп кенә җырлар әсәрнең эчтәлеге белән үрелеп барыла. Шуннан чыгып, кайбер җырларның сүзләре дә әсәргә яраклаштырылып үзгәртелгән.

Мюзиклның режиссеры Лина Арифуллина аны “гаилә мюзиклы” дип атый. Ул спектакльне балалар белән бергә зурлар да карый ала. “Тамаша зурлар өчен балачакка ачкыч булып хезмәт итәчәк”, ди ул.

– Русия шоу бизнесында танылган продюссер, режиссер нилектән татар тамашачысына, татар әсәрләренә игътибар итте икән?

Лина Арифуллина
– Күрәсең, кеше тормышында шундый бер вакыт килә: ул үзенең күңел юнәлеше турында уйлый башлый. Башкаларга ярдәм итәргә омтыла. Үзенең нигезенә мөрәҗәгать итә.Минем өчен дә шул вакыт килеп җиткәндер дип уйлыйм. Аннан соң, мин бит татар, әнием дә, әтием дә чын татар кешеләре. Минем кызым да татар әкиятләрен ярата, догалар белә. Мин ул әкиятләрне әбиләремнән тыңлап үстем.

Татарстан автономияле республикасының 90 еллыгына багышланган тамашаны Мәскәүдә куйганда татарларга якынаю ниятем ныгыды. Мин бик күп талантларны күрдем. Шунда талантлы татар балалар белән берәр сәхнә әсәре эшләргә кирәк дигән фикергә килдем.

Хәзерге вакытта Мәскәүдә танылган артистлар һәм балалар белән куелган рус телендәге «Зубастая няня» дигән мюзиклым бара.
Мәскәүдә «Өч сихерче һәм Нәргис» мюзиклы рус телендә барачак. Аны “татарчага тәрҗемә итеп, шул ук артистлар белән Казанга кайтырга да ниятлибез”, диде Лина Арифуллина.

Лина Арифуллина күп төрле сайлап алулар уздырганнан соң, «Өч сихерче һәм Нәргис» әсәренә Мәскәү татарлары арасында популяр булган җырчыларны, шулай ук ,әле беркайда да чыгыш ясамаган мәктәп балаларын да чакырган. Төп рольләрнең берсендә Татарстан телевидениесендә эшләгән диктор, бүгенге көндә Русия телевидениесендә эшләүче Дмитрий Нестерев та катнашачак. Ул бу проектка килүенә бик шат.

“Татарчасында да катнашачакмын. Минем хатыным татар кызы. Ул миңа бу эштә ярдәмче булачак дип өметләнәм. Казанга кайтып татарча бу мюзиклны күрсәтсәк, бер шаккаткыч булачак инде”, диде Дмитрий Нестеров.

Җырларның музыкасын эшкәртүгә танылган баянчы, композитор Айдар Гайнуллин алынган. Җырчылар белән Татарстанның атказанган җырчысы Роза Хәбибуллина эшләячәк.

Айтуган Гайзатуллин
Без яшь артистлар белән дә сөйләштек. Айтуган ГИТИС каршындагы музыка училищасында укый икән. Үзе Уфадан килгән башкорт егете. Ул башкортча сөйләште. Айтуганнан соң башка рольләрдә уйнаучылар белән дә әңгәмә кордык.

Алар барысы да бу әсәрне бик яратуларын, барлык эшләрен ташлап, шушында шатланып репетициягә йөрүләрен сөйләделәр. Кайберәүләр үзләре башкарачак җырларны да җырладылар.

Татарстанның Балык Бистәсе районыннан килеп башкаладагы татар мәктәбендә укыган 11 яшьлек Роберт Кәлимуллин телне бик яхшы белүе белән шаккаттырды. «Нишләп инде татарча белмәскә тиеш мин, беләм! Өйдә без барыбыз да бары тик татарча гына сөйләшәбез, әти дә, әни дә! Бу әкияттә катнашу миңа бик ошый!” диде ул.
XS
SM
MD
LG