Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израиль янгын тудырган зыянны саный


Израилнең төньягында көчле урманнар янгыны дәвам итә. Белгечләр фикеренчә, аны сүндерү өчен әле тагын ике тәүлек вакыт кирәк булачак. Якшәмбегә каршы төндә Кушма Штатлардан Израильгә дөньядагы иң зур янгын сүндерү очкычы - Boeing-747 килде.

Илдә инде янгын зыянын исәпли башладылар. Ул миллиард шекельгә җитә. Төзекләндерү өчен хөкүмәт бүген беренче акчалар – 60 миллион шекель бүлде.

Халык арасында янгын сүндерү хезмәтенең начар эшләве сәбәпле, илнең эчке эшләр министры Эли Ишаяны эшеннән җибәрүне таләп итүчеләр бар. Гәрчә ул әле бу вазифада ике елдан азрак кына эшләсә дә.
XS
SM
MD
LG