Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Татарстан белән берләшү Сембергә файдага”


Русия төбәкләрен эреләндерү ниятләре Татарстанның күршеләрен дә борчый. Ульян өлкәсендә Татарстан белән ихтимал кушылуның уңай һәм тискәре якларын тикшерә башлаганнар.

Сембердәге милли хәрәкәт активистлары Чечня башлыгы Рамзан Кадыйровның президент атамасыннан баш тартуын башка республика җитәкчеләренә үрнәк рәвешендә Мәскәү тәэсире астында кылынган гамәл, дип фаразлаган иде.

Бу фаразның чынбарлыкка туры килүен “Симбирский курьер” гәзитенең моңа кагылышлы язмасы да раслый кебек. “Недолго нам гулять-то уж” дигән мәкалә шундый уйлар тудыра ала. Аннан берничә өзек тәкъдим итәбез.

Сепаратизмны кимтеү тырышлыгы

“Ульян өлкәсен Татарстан һәм Киров өлкәсе белән берләштереп, тәки Казан крае дигән яңа төбәк булдырырга ниятлиләр кебек. Безнең өчен бу чараның уңай һәм кире яклары да бар.

Ульян өлкәсен йә Самар, йә Казан белән берләштерү ниятләре турында язып чыккан идек инде. Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Татарстан Конституциясенә үзгәрешләр кертү кирәклеге турындагы сүзләре дә шул ук юнәлештә кебек. Ул бу турыда ачыктан-ачык әйтмәде, әмма сәяси күзәтүчеләр аның чыгышын нәкъ шулай бәяләделәр. Моны өстән алынган информация дип тә аңларга буладыр.

Татарлар күпчелекне тәшкил иткән төбәк Иосиф Сталин мирасы булып кала. Бүген Кремль аны акрын шартлаучы мина дип саный, чөнки мондый вазгыять төбәкләр сепаратизмына этәргеч бирүче фактор булып тора, имеш. Үзгәртүләрнең идеологлары фикеренчә, “сыеклатылган” субъектта сепаратизм омтылышлары ярыйсы гына кимергә тиеш.

Фаразлар буенча, зурайтылган субъектта татар аның халкының 35 процентын гына тәшкил итәчәк. Татарстанның төп канунын үзгәртү 2012 елда булыр, дип көтелә. Путин Кремльгә кайтса, бу үзгәрешләрнең тормышка ашуы фаразларга урын калдырмаячак.”

Кушылу Ульян өлкәсе өчен кулай


“Симбирский курьер” язуынча, кушылу Ульян өлкәсе халкы өчен кулай булыр. “Татарстан икътисади яктан күпкә көчлерәк, казылма байлыклары да җитәрлек. Димәк, берләшү өчен нәкъ ул түләргә тиеш булып чыга. Ягъни, Ульян һәм Киров өлкәләре халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү – Татарстан хисабына булачак. Без үзебез моңа өлгәшә алмас идек. Чөнки бездә бөтен нәрсә таркала бара: мәгариф һәм сәламәтлек саклаудан алып, икътисад һәм коммуналь хуҗалыкка кадәр. Бу вазгыять узган гасыр ахырыннан ук килә. Безнең бюрократия ахыр чиккә кадәр ялкауланды һәм ләчтит сатудан башка берни дә эшләми.

Берләшү исә, беренче чиратта, җирле бюрократияне селкетеп алыр һәм яшерелгән икътисади-социаль чирләрне ачып салыр.

Ләкин минуслар да бар. Беренчедән, яңа үзәк – Казан ерак булачак. Икенчедән, хакимияткә Казан кланы килер. Өченчедән, Сембер каласының өлкә үзәге статусын югалтуы шәһәрнең деградациясенә китерер. Дүртенчедән, түрәләрнең, ашыга-ашыга, өлкә байлыгын талап калырга тырышуы ихтимал.

Гомумән алганда, Казан краеның барлыкка килүеннән инде качып котылу мөмкин түгелдер” дигән нәтиҗә ясый “Симбирский курьер” гәзитенең сәяси күзәтүчесе Юрий Кашинцев.


Сембердә Путинны көтәләр


Гәзитнең әлеге санында шулай ук илбашы Медведевка “За достойную жизнь” дип аталган Иҗтимагый хәрәкәтнең Ачык хаты да бирелгән. Хат “185” дигән афераны туктатыгыз!” дип аталган. Хатның эчтәлеге 185нче канун нигезендә торак-коммуналь хуҗалыгын ремонтлау өчен бирелгән акчаны әрәм-шәрәм итеп бетерүгә юл куймауга өндәүдән гыйбарәт.

Профессор Ефимов ремонт эшләренең ничек оештырылуы турында мәгълүматләр бирә. “Регион-донор”, “регион-реципиент” кебек гайре табигый терминнарны гадәти дип кабул итүче Русия ментальлеген фаш итеп тә яза хат авторы.

Ә шул арада Русия хөкүмәте башлыгы Владимир Путинның Сембергә килүе көтелә. Ул өлкә үзәгендә генә түгел – өлкә буенча да сәяхәт кылачак икән. Мәсәлән, Димитровград дип аталучы Мәләкәс шәһәрендәге атом электростанциясендә булачак, диелә. Анда “Югары технологияле медицина-радиология үзәге” төзелешенә беренче ташны куячак, дип тә көтелә.
XS
SM
MD
LG