Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай Нобель тынычлык бүләген тапшыру мәрасимен теләми


Нобель комитеты белдерүенчә, Кытай һәм тагын унсигез ил унынчы декабрьдә Нобель тынычлык бүләген тапшыру мәрасимендә катнашудан баш тарта.

Быелгы тынычлык бүләгенә Кытай оппозиция сәясәтчеләреннән язучы Лиу Cяoбо лаек булган иде. Комитет белдерүенчә, Әфганстан, Пакстан, Русия, Сербия һәм Украина вәкилләре "төрле" сәбәпләр аркасында тантанага катнашмаячагын белдергән.

Пекинда Кытай тышкы эшләр министрлыгы сүзчесе Җиан Ю, Кытай дисседенты Лиуга тынычлык бүләген тапшыру тарафдарларын "клоун партиясе уздыруда" гаепләде. Нобель комитеты рәсмиләре белдерүенчә, Кытай кайбер дипломатларны бу мәрасимгә катнашудан ваз кичерү өчен алдан күрелмәгән чаралар алып бара.

Нобель бүләгенә лауреат оппозиция тарафдары Лиу 2009 елда унбер елга ирегеннән мәхрүм ителгән иде.
XS
SM
MD
LG