Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбур мөселманнары хаҗдан кайтты


Дин кардәшләребез Куш манара мәчетендә җыелды
Дин кардәшләребез Куш манара мәчетендә җыелды

Быел Оренбур төбәгеннән мөмкинлеге булган җитмеш кешегә хаҗ гамәлен кылырга насыйп булды. Узган җомга көнне, изге җирләрдән сау-сәламәт әйләнеп кайткан дин кардәшләребез, Татар Каргалы авылының Куш манара мәчетендә җыелды.

“Хәзер инде ислам диненең фарыз гамәлен үтәү өчен шартлар елдан-ел яхшы якка үзгәрә, киртәләр дә юк, әмма һәрвакытта да алай булмады. Совет чорында, рәсми рәвештә, хаҗга баруга рөхсәт 1945 елда гына бирелде”, диде мөфти Габделбарый Хәйруллин.

“Хаҗ йолаларын үтәү – җиңел эш түгел. Аеруча өлкән яшьтәге дин тотучыларга. Шуңа да хаҗ гамәлен тиешенчә үтәү зур гыйлемлек сорый: хаҗга иртәрәк, сәламәтлегең ныклы булган вакытта барырга омтылырга кирәк», диде берничә ел элек хаҗда булучы, өлкән яшьтәге Мәҗит Касыймов.

Куш манара мәчете имамы Хәлиулла хәзрәт Фәйзуллин
Каргалы авылының Куш манара мәчетендәге хаҗилар белән үткән очрашуда, хаҗны ничек дөрес итеп кылу мәсьәләсе куелган әңгәмә барышында, күп бәхәсләр чыкты, сораулар туды.

Ислам диненең фарыз гамәлен үтәп кайткан хаҗилар белән очрашуга, башка елларда хаҗ кылган дин кардәшләребез белән бергә, киләчәктә хаҗга баруын ният итеп куйган дин кардәшләребез дә килгән иде. 90нчы еллар белән чагыштырганда, бүгенге көндә хаҗ кылучыларның саны күпкә арткан.Бу хакта Каргалы авылының Куш манара мәчете имамы Хәлиулла хәзрәт Фәйзуллин сөйләде.

Әле бер гасыр элек, Оренбур җиреннән хаҗга барып кайтыр өчен айлар яки бер ел вакыт кирәк булган. Ул чорда махсус поездларда :Ташкент, Самара, Пенза, Харьков аша. Ә пароходларда баручылар Одессадан Севастопольга кадәр барган. Самара аша юл бер мең чакрымга кыскарак булса , диңгез аша юл озаграк һәм куркынычрак булган. Замана хаҗилары hава юлын үз итә.

“Шулай да хаҗиларны андагы җирле халыкның кешеләргә карата булган мөнәсәбәте куандырды”, дип сөйләде хаҗия Рәсимә Мурсалимова.

Хаҗия Мәрвәрә Садретдинова: “Менә шундый яхшы мөнәсәбәтләрне тәрбияләүдә , хаҗны дөрес итеп кылуда безгә үзебездә хаҗилар клубын оештыру кирәк”, дигән тәкъдим дә яңгыратты.

“Хаҗга баруның да иң кыйммәте – гаилә белән бергә бару”, дигән карашта тора милләттәшебез хаҗи Вахит Сәлимов.

Хаҗилар клубы Русиянең төрле төбәкләрендә инде күптән эшләп килә. Андый клубны Оренбурда да оештыру – замана таләбе генә булыр.

Куш манара мәчетендә
XS
SM
MD
LG