Accessibility links

Кайнар хәбәр

Федерация Шурасы Тикшерү комитеты төзүне хуплады


Русия Федерация Шурасы җомга утырышында президентның илдә бердәм Тикшерү комитеты төзү кануны өлгесен раслады. Элегрәк бу канун өлгесе Дәүләт Думасында да хупланган иде.

Канунга күрә бу оешма зур һәм аеруча зур җинаятьләрне тикшерү белән шогыльләнәчәк.

Тикшерү комитеты рәисен билгеләү һәм вазифасыннан алу президентка йөкләнә.

Башта бу оешмага Русия прокуратурасы Тикшерү комитеты хезмәткәрләре генә керәчәк, соңрак аларга Эчке эшләр министрлыгы, Федераль иминлек хезмәте һәм Дәүләт наркотик контроленең тикшерү бүлекләре хезмәткәрләре дә кушылачак.
XS
SM
MD
LG