Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөфтинең китүе мөселманнарны борчуга сала


Хәлил Әюпов
Хәлил Әюпов

Татарстан мөфтие Госман Исхакый вазифасын калдырганнан соң, республикадагы башка имамнарга эштән китү турында тәкъдимнәр булуы хакында сүзләр таралды. Түбән Кама каласы мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшинга да мондый тәкъдим булган диләр.


Йосыф хәзрәт Дәүләтшинның вазифасыннан китү ихтималы хакында Түбән Камада соңгы вакытта күп сөйлиләр. Үзе китәргә теләмәсә дә, аны “киткәрәчәкләр”, диләр биредә. Бу сүзләрдә күпме хаклык бар? Шуны ачыклау максатыннан “Азатлык” хәбәрчесе Хәлил Әюпов белән очрашты.

Хәлил әфәнде – Түбән Камада ТИҮ рәисе, депутат буларак билгеле шәхес. Аның әйтүенчә, Түбән Кама районы һәм шәһәре мәчетләренең имамнарын җыеп, берничә тапкыр җыелыш уздырганнар. Анда шәһәр мөхтәсибе Йосыф хәзрәтне эшеннән алдыру мәсьәләсе каралган булуы мөмкин.

“Бу хакта төгәл хәбәр юк, чөнки җыелышлар ябык, яшерен уза”, диде Хәлил әфәнде. Түбән Кама мөхтәсибе Йосыф хәзрәтнең җомга, шимбә көннәрендә телефоны сүндерелгән иде. Шунлыктан аның фикерен белү мөмкин булмады. Татарстан Диния нәзарәте, шәһәр мөхтәсибе тирәсендәге вазгыятькә Хәлил әфәнденең үз фикере бар:

“Мөфти Госман хәзрәтнең эшләре нәтиҗәле иде. Түбән Кама мөхтәсибе Йосыф хәзрәтнең дә эшләре, яшь булуына карамастан, күркәм булды. Ул кинәт кенә эштән китсә, алдагы эшләрдә комачау булачак.

Яхшы эшләгән хәзрәтләрне алалар кебек тоела. Бу Мәскәү басымы астында эшләнә. Мәскәү Русиядә ислам үсешен туктатырга омтыла. Мин матбугатта укыдым: Русия патриархы Кирилл, Русиянең төп бәласе – аның күпконфессияле, күпмилләтле булуында, дигән фикер әйтте. Коточкыч фикер.

Шәһәр халкы Йосыф хәзрәтне эштән җибәрүгә тискәре карый. Аның матур эшләре күп. Исламда имамны өстән алыштырмыйлар, халык иң гыйлемле, булдыклы, тәкъва кешене сайлый. Булган имамнарыбызны саклап калу шәһәр мөселманнары кулында да әле ул”, ди Х.Әюпов.

Түбән Камадагы 5нче мәхәллә имамы Равил Сәләхов, мөселманнарга булган басым Мәскәүдән килә, дип саный.

Равил Сәләхов

“Ислам диненең көчәюен Мәскәү төрле ысул белән тоткарларга омтыла. Бу омтылыш – мөфти, имам хәзрәтләрен алыштырып, үзара ыгы-зыгы күтәрү омтылышыдыр. Монда мөселманнарны бер-берсенә каршы кую, “бүлгәлә һәм хакимлек ит” гыйбарәсе күренә. Бу очракта ислам дине киресенчә ныгырга гына мөмкин, халык дингә тартылыр. Мәскәү моны аңлап яки аңламыйча эшлиме, анысын белеп булмый”, дигән фикердә тора Р.Сәләхов.

Фәрит Заһидулла Түбән Камада юрист, адвокат хезмәтләрен башкара.

“Русиядә исламга каршы һөҗүм бара. Эшли торган имамнарны алып ташлыйлар, бернигә ярамаганнарын алар урынына куячаклар. Мәскәүнең максаты – исламны зәгыйфьләндерү, куркыту һәм мәчетләрдә картларны гына калдыру”, ди Фәрит әфәнде.

Хәбәрнең азагында шуны искәртик, дүшәмбе көн кичкә каршы Түбән Кама мөхтәсибе Йосыф хәзрәт белән элемтәгә керү мөмкин булды. Сөйләшү барышында ул мондый фикер әйтте:

“Без, канун нигезендә сайланган мөхтәсибләр, ыгы-зыгы беткәнне сабыр итеп көтәбез. Иртән мәчеткә киләбез. Элек ничек эшләдек, шулай эшлибез. Борчулы халыкны тынычландырабыз. Әйе, безнең эш белән риза булмаучылар да бар. Күзгә карап әйтүчеләр, уртак өстәлгә салып сөйләшергә теләүчеләр әлегә юк”, диде Йосыф хәзрәт.
XS
SM
MD
LG