Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чиләбедә H1N1 вирусыннан бер хәрби үлде


Чиләбе өлкә хастаханәсендә H1N1 вирусы белән авырган бер хәрби үлде.

Ул кеше хәрби хезмәткә узган декабрь ахырында гына Кемерово өлкәсеннән алынган булган.

Саклану министрлыгы вәкиле аның бу авыруны үзе яшәнән урында ук эләктереп килгән булу мөмкинлеген әйтте. Күптән түгел бу авыру Кемерово өлкәсендә берничә кешедә табылган иде.
XS
SM
MD
LG