Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нидерланд тышкы эшләр министры Иран илчесенә протест белдерде


Һааг – Нидерланд тышкы эшләр министры Иранда Иран һәм Нидерланд ватандашлыгы булган бер ханымның үлемгә хөкем ителүе турындагы хәбәрләр уңаеннан Иран илчесенә протест белдерде.

Шимбә көнне Иранның рәсми чаралары 45 яшьлек Зөһрә Баһраминең асылганы турында хәбәр итте. Иран рәсмиләре аны наркотик сатуда гаепләгән иде.

Зөһрә ханым 2009 елда Иранда үткән президент сайлаудан соң башланган урам җыеннарында катнашкан өчен тоткарланган иде. Аның кызы әйтүенчә, хакимиятләр аңа ялган гаепләү белдергән.
XS
SM
MD
LG