Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан сыраханәсендә чыккан янгында дүрт кеше һәлак булды


Казан – Якшәмбе иртәсендә Казанның “Лепрекон” исемле сыраханәсендә чыккан янгын нәтиҗәсендә дүрт кеше һәлак булган.

33 яшьлек Александр Пронин, 24 яшьлек Аяз Шәйхетдинов, 23 яшьлек Тимур Вәлиуллин белән Сергей Михеев төтеннән агуланып үлгән диелә.

Шаһитләр әйтүенә караганда, янгын чыккан вакытта сыраханәдә барлыгы 70ләп кеше булган. Вип-залда бер төркем төн буе күңел ачкан. Янгын диван өстендә калдырылган тәмәке төпчегеннән чыккан булырга мөмкин.

Татарстанның тикшеренүләр идарәсе хәбәр итүенчә, “иминлек таләпләренә җавап бирмәгән, кеше үлеменә китергән хезмәт күрсәтү” дигән маддә нигезендә җинаять эше ачылган.
XS
SM
MD
LG