Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Азатлык” радиосы хәбәрчеләре Мисырдан кайтты


Җомга көнне Каһирәдә кулга алынган “Азатлык” радиосының ике хәбәрчесе Роберт Тайт һәм Габдулилла Нуайми Прагага кайтып җитте. Якшәмбе көнне алар иреккә чыгарылды.

Роберт Тайт сүзләренә караганда, Мисыр полициясе аларга яхшы мөгамәлә күрсәтмәгән. Габдулилла Нуайминең бәрелгән һәм кыйналган җирләре бар.

Мисырдагы хәлләрне яктыртыр өчен барган журналистлар Каһирә һава аланында ук кулга алынды.

Якшәмбе көнне “Азатлык” радиосының Гыйрак редакциясенең Каһирәдәге хәбәрчесеннән дә полициядә ике сәгать сорау алынган.
XS
SM
MD
LG