Accessibility links

АКШ БМОның Иминлек Шурасына Израилне тәнкыйтьләгән резолюцияне кабул итәргә мөмкинлек бирмәде


БМО Иминлек Шурасының Израилнең Фәләстин җирләрендә йортлар төзелешен киңәйтүне тәнкыйтьләгән резолюциясен Кушма Штатлар кире какты.

Шураның калган 14 әгъзасы резолюцияне кабул итү яклап тавыш бирде.

АКШның БМОдагы вәкиле Сьюзан Райс Иминлек Шурасына резолюцияне кире кагу Израилне яклау түгеллеген әйтте.

Фәләстин ягы исә гарәп илләре тарафыннан тәкъдим ителгән әлеге резолюциягә чик кую тынычлыкка хилафлык китерә һәм Израилгә андагы бурычлардан баш тартырга мөмкинлек бирә, диде.
XS
SM
MD
LG