Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Fiat"та йөрисе идек, инде "Ford" була диләр


18 февральдә "Sollers" белән "Ford" ширкәтләре Русиядә уртак эш алып бару турында меморандумга кул куйды. Бу һәркем өчен көтелмәгән яңалык булды, чөнки моңа кадәр шул ук "Sollers" машиналарны "Fiat" белән чыгару турында килешкән иде. Шуңа да әлегә яңа килешүнең киләчәге нинди булачагын һич күзаллап булмый.


2009 елда Sollers Чаллыда Италиянең Fiat ширкәте белән дә бергәләп зур проект башлап җибәрү турында беркетмә имзалаган иде. Ул вакытта имза кую тантанасында премьер-министр Владимир Путин үзе дә катнашты.

Ләкин мондый чараларга премьер-министрның да катнашуы барлык проектларны да гамәлгә ашыруга гарантия була алмый, күрәсең. Бу көннәрдә әлеге эшнең барып чыкмаячагы билгеле булды.

"Sollers" белән "Fiat"ның уртак проекты барып чыкмады

Ул вакытта Sollers белән Fiat арасындагы бу килешү Татарстанда гына түгел, Русия күләмендә дә зур вакыйга буларак телгә алынды. Бу аңлашыла да - протокол нигезендә ике як та 150-шәр миллион евролык инвестиция кертергә җыенган иде.

Беренче елда 100 мең автомобиль төзү планлаштырылган булса, аннан соңгы елларда 300 мең һәм аннары 500 мең автомашина җитештерү күздә тотылды. Проектның гомум инвестиция күләме дә 2 миллиард 400 миллион еврога җитәргә тиеш иде.

Әлеге проект гамәлгә куылгач, Чаллы шәһәре йөк машиналары белән беррәттән җиңел машиналар да төзелү үзәгенә дә әйләнер дип көтелде. Тик вакыт узган саен Sollers-ның планнары үзгәрә башлады. Узган ел Sollers белән Fiat-ның җыю урынын Чаллыда түгел, Алабугада төзергә уйлаулары билгеле булды.

Моның сәбәбен Sollers вәкилләре Чаллының мондый завод төзелеше өчен кирәкле җир мәйданына ия булмавына бәйләп аңлатырга тырышты.

Барлык боларга өстәп хәзер инде "Внешэкономбанк"ның бу проект өчен бирергә планлаштырган 2 миллиард 100 миллион евролык кредитны бүлеп бирергә ашыкмавы да килеп өстәлде.

Әмма Sollers вәкилләре Fiat белән хезмәттәшлекнең туктамавы турында белдерә. Аларның сүзләренчә, Sollers Fiat белән уртак завод кору һәм зур масштаблы проектны гына гамәлгә ашырмаска булган. Әмма Татарстанда чыгучы Fiat Doblo һәм Fiat Ducato проектлары үз көчендә кала, дип белдерә алар.

"Протокол башка, килешү башка"

Төркиядә яшәүче татар эшмәкәре, автомашиналар сәнәгате өлкәсендә белгеч Илшат Нәҗипов сүзләренчә, Fiat-ның бу проекттан баш тартуын гадәти күренеш дип санарга кирәк.

"Бу хәл Sollers белән генә бәйле түгел. Хәзерге көндә Русиядәге чит ил машиналары ике төрле юл белән җыела. Беренче юл - лицензияле килешү белән булса, икенчесе - уртак ширкәт оештырып башкарыла.

Sollers Fiat белән уртак проектны менә шушы икенче юлны сайлап тормышка ашырмакчы иде. Әмма бу килеп чыкмады - соңгы хәбәрләр шуны күрсәтә. Иске модельләрдән Ducato - Алабугада, Doblo, Albea һәм Palio - Чаллыда җыела иде. Алар алга таба да җыелачак әлегә. Әмма кайбер экспертлар, Sollers алга таба Fiat белән булган бу проектын да бетерәчәк, дип әйтә.

Татарстандагы машина сәнәгатендә булган әлеге вакыйгалар 2020 елга кадәр Русиядә юньле машина индустриясе барлыкка килүенә шик тудыра.

Мондый билгесезлек, бер уңга, бер сулга чайкалулар читтәге эшмәкәрләрнең Татарстанга инвестицияләр кертүенә дә йогынты ясамый калмый.

Минемчә, Русиядәге мондый хәл Төркия һәм башка илләрдә дә була ала. Эшкә прагматик яктан карарга кирәк. Әгәр килешүгә прагматик яктан карамыйча, "бу протоколга кул куелган инде, моны ничек тә булса тормышка ашырырга кирәк" дип эшләгән булсалар, ялгыш булыр иде. Бизнеста кануннар башка.

Fiat, гомумән, мәсьәләгә глобаль карап, икенче һәм өченче дөнья илләре базарларыннан чыгарга булды. Ул Chrysler-ны сатып алып күбрәк АКШ базарына игътибарын юнәлтте. Sollers белән килешүнең өзелүе бераз аның белән дә бәйле. Шуңа күрә ул иң күп ресурсларын Америка базарына таба юнәлтә башлады.

Монда шуны да әйтергә кирәк - ике арада бары тик протоколга гына кул куелган иде, килешүгә түгел. Әгәр дә килешүгә кул куелган булса, алай җайлы гына бу килешүне өзеп булмас иде.

Минемчә, дөньяның кайсы гына иле булмасын, прагматик ягы көчле булган проектлар җиңәргә тиеш. Димәк ки Sollers белән Fiat арасындагы проект прагматик яктан көчле проект булмаган", ди Илшат Нәҗипов

Шулай да биредә, Sollers-Fiat проектының өметле булмавын нигә Русия һәм Татарстан хөкүмәтләре алдан ук күрә алмаган икән дигән сорау кала.

Татарстанда "Ford" машиналары җыелырмы?

Sollers үзенең Fiat белән барып чыкмаган бу проектын хәзер инде Ford ширкәте белән гамәлгә ашырмакчы. 18 февральдә кул куелган меморандум кушканча, моның өчен Алабугадагы һәм Чаллыдагы мәйданнарны файдаланачаклар.

Ford-Sollers Русиядә Ford машиналарын җыю һәм аларны сату эше белән шөгыльләнәчәк. Әмма әлегә күпме машина җитештерелеп сатылачагы турында берни дә белгертелми.

Шуны дә әйтергә кирәк, бүгенге көндә Ford ширкәте Ленинград өлкәсендәге заводта Ford Focus һәм Ford Mondeo машиналарын җыю эше белән инде шөгыльләнә.

Татарстанда нинди маркалар җитештереләчәк, анысы хәбәр ителми.
XS
SM
MD
LG