Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казакъстанда казакъ телен белмәүчеләр президент була алмый


Киләсе айда узачак Казакъстан президенты сайлавына намзәт буларак дүрт кеше теркәлгән, шулар арасында инде ил белән 20 ел идарә итүче Нурсолтан Назарбаев та бар.

Апрель аенда узачак чираттан тыш президент сайлавында хәзерге ил башлыгы Нурсолтан Назарбаевны сайлату өчен бар мөмкинлекләр дә кулланыла.

Назарбаев үзенең мөддәтен 2020 елга кадәр озайтуны күздә тоткан референдумны кире какканнан соң, чираттан тыш сайлау уздырырга чакырды.

Кайбер белгечләр аның референдумны кире кагуын гарәп илләрендә башланган хакимияткә каршы чараларның Казакъстанда да кабатлануыннан курку белән аңлатты. Чөнки Назарбаев та инде ул илләрнең җитәкчеләре кебек хакимияттә ике дистә ел утыра.

Ләкин сайлауда Назарбаевка каршы торырлык көчле көндәш юк дип әйтергә була. Ул барлыгы өч намзәт белән көндәшлек итә. Аның берсе – коммунист, икенчесе үзенең холкы белән дан тоткан сәясәтче һәм өченчесе - эколог.

Гәрчә иң башта президент сайлавында барлыгы 22 кеше катнашырга теләк белдерсә дә, казакъ теленнән имтихан бирә алмау һәм имза җыю өчен вакытның шактый аз булуы сәбәпле, алар намзәт итеп теркәлүгә кадәр барып җитә алмады.

Казакъ теленнән имтихан бирү шарт

Сайлауда намзәт буларак катнашырга теләүчеләр арасында хәзерге һәм элекке депутатлар, эшмәкәрләр, пенсионерлар һәм хәтта эшсезләр дә бар иде. Казакъстан президентына намзәт булып теркәлү өчен иң беренче чиратта казакъ теленнән имтихан тапшыру тиешле. Аны исә биш кеше бирә алмаган. Ә дүртесе имтиханга бөтенләй килеп тормаган. Бары казакъ теленнән имтихан тапшыргач кына инде имза җыюга керешергә була.

Ләкин сайлау чираттан тыш үткәрелү сәбәпле, аның өчен шактый аз вакыт бирелде. Мисал өчен “Азат” оппозициясе партиясе нәкъ шул сәбәпле, сайлауда катнашудан баш тартуын әйтте. Алар сайлауны ил Конституциясендә язылганча, үз вакытында уздырырга чакырды.

Шулай итеп 2 март көнне кичен Казакъстан сайлау комиссиясе җитәкчесе Куандык Торганкулов бары дүрт кешенең генә барлык таләпләрне үтәп, президентлыкка намзәт итеп теркәлә алуын белдерде.

Хәзер инде сайлау алды кампаниясенең иң соңгы баскычына күчтеләр. Ягъни намзәтләр сайлау алды өндәүләр эшен башлый. 70 яшьлек Назарбаев үзе урамнарда мондый чаралар уздырмаячагын, ә сайлаучылар белән очрашуны хакимият партиясе булган “Нур-Отан”га калдыруын әйтте.

Намзәтләр акча саный

Назарбаевтан тыш сайлауда катнашачак намзәт Гани Касыймов үзенең үзенчәлекле холкы белән дан тоткан шәхес. Аны икенче төрле “Казакъстанның Владимир Жириновские” дип йөртәләр.

Чөнки үзенең көндәшләренә карата мыскыллау һәм янау сүзләрен “кычкыру” аның өчен гадәти нәрсә.

2000 елда төзелгән Казакъстан патриотлары партиясе җитәкчесе Касыймов 1999 елның гыйнварында президент сайлавында катнашып 5%ка якын тавыш казанган иде.

Икенче намзәт Җамбыл Әхмәтбәков Казакъстан коммунистлар партиясе секретаре булып тора. Ул инде алдан ук аның партиясенең сайлау алды кампаниясе чараларын уздыру өчен финанс мөмкинлекләре (135 мең доллар) чикле булуын әйтте. Һәм үз программасы белән таныштыру өчен интернеттагы социаль челтәрләрне кулланачакларына басым ясады.

Соңгы намзәт Мэлс Елеусизов “Табигать” дип исемләнгән экология оешмасын җитәкли. Ул шулай ук үзенең сайлау алды кампаниясе бик үк мактанырлык булмаячагына ишарәләде. Чөнки бары Казакъстан үзәк сайлау комиссиясенең бу чара өчен бүлгән акчасыннан башка кереме юклыгын әйтә.

Үзенең әлеге сайлауда җиңүенә бернинди ышанычы булмавын таныган Елеусизов соңгы тапкыр президент сайлавында 2005 елны катнашкан иде, әмма ул чакта хәтта 1% тавыш та казана алмады.

Сапаргали Назарбаевның эшеннән китүен таләп итә

Президентлыкка намзәт итеп теркәлә алмаган башка 18 кешенең күбесе инде көндәлек мәшәкатьләргә чумды. Бары кайберләре генә әле дә бирешергә уйламый.

Шуларның берсе – Серик Сапаргали атнакич “Каламгер” матбугат үзәгендә журналистлар очрашуы уздырырга тиеш булган. Әмма аны бинага кертмәгәннәр. Шул сәбәпле ул матбугат вәкилләре белән урамда аралашкан.

Сапаргали бу сайлауны ялган (фарс) дип атады һәм хәзерге президент Нурслотан Назарбаевны эшеннән китәргә чакырды. Аның фикеренчә, әлеге сайлау халык акчасын туздыру һәм Назарбаевның вәкаләтләрен озайту чарасы гына булып тора.

“Мин 70 яшенә кадәр ил белән дөрес идарә итә алмаган кешенең 70 яшьтән соң моны эшли алачагында шикләнәм. Казакъстан җитәкчесе Нурсолтан Назарбаев эштән китәргә тиеш. Әгәр дәүләт казнасына аның гаиләсе һәм якыннары үзләштергән барлык байлыклар кайтарылса, вазифаларыннан киткәннән соң аң иминлек гарантияләнәчәк”, диде ул.
XS
SM
MD
LG