Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстандагы Пенҗабта шарлау: 20 кеше үлгән, 70 тән артык кеше яраланган


Пакстанның Пенҗаб вилаятендәге газ бүлү станциясендә булган шартлауда, соңгы мәгълүматларга караганда, 20 кеше үлгән, 70 тән артык кеше яраланган.

Полиция хәбәр итүенчә, бомба куелган машина шартлатылган.

Шартлау нәтиҗәсендә якындагы биналар җимерелгән, дистәләрчә машина янган.

Бомба Фәйсалабад шәһәрендә Пакстанның иминлек хезмәте офисыннан ерак булмаган җирдә шартлатылган.

Элгәре Пенҗаб вилаятендә ислам экстремистлары булуга карамастан Пакстанның террор гамәлләре еш була торган төбәгенә керми иде.
XS
SM
MD
LG