Accessibility links

Кайнар хәбәр

Укытучы зары: Ноутбук белән бергә эш тә өстәлгән


Русиядә беренче мәртәбә уздырылучы “Һәр укытучыга – ноутбук” проекты белән ноутбуклы булган Татарстан укытучылары, баксаң, үзләре моннан әллә ни канәгать түгел икән.


Узган ел башланган “Һәр укытучыга – ноутбук” дигән проект, 3 ел эчендә барлык укытучыларны да ноутбуклы итүне күздә тота. 2010 елда бу проект тормышка ашырыла башлагач, республикада гына түгел, Русиядә дә бу хакта күп сөйләштеләр.

Чыннан да шаккатмаслык та түгел: Республиканың 40 меңгә якын укытучысының һәрберсенә бушлай ноутбук биреләчәк һәм шулай ук мәктәпләрдәге искергән компьютерлар да өр-яңаларына алыштырылачак!

Проектны тәкъдим итү вакытында, бу чара педагогларга “Республикада электрон мәгариф” системында эшләү, дистанцион формада өзлексез белем алу һәм квалификация күтәрү мөмкинлеге тудырачак, дип әйтелгән булса да, ноутбук алган күпчелек укытучы, хәзер инде үз эшләренең тагын да артуы турында белдерә.

Укытучыга ноутбук белән бергә эш тә өстәлгән

Казан шәһәренең бер мәктәбендә укытучы булып эшләүче Фәния Гаязова, укытучыларга ноутбук белән беррәттән, өстәмә эш тә бүләк иттеләр, ди.

“Укытучы буларак минем шуны әйтәсем килә: иң беренче тәрбия чыганагы безнең өчен гаилә булса, икенчесе – мәктәп. Соңгы вакытларда укытучыларның укыту өчен вакытлары җитми. Узган ел “Укытучы елы” дип, безне ноутбуклар белән “бик каты” бүләкләделәр.

Һәрбер укытучы, балаларга тагын да күбрәк игътибар бирәсе урынга, хәзер менә шул ноутбукларга дәрес материалын тутыру белән шөгыльләнә. Кемгә кирәктер ул – мин анысын белмим. Аны без дәрестә дә, өйгә кайткач та тутырабыз.

Хәзер безнең телевизор карарга да, радио тыңларга да, газет укырга да вакытыбыз калмый. Укытучы буларак артта калып барганымны сизәм. Ә артта калган укытучы балалар өчен ул кызыклы түгел”, ди Гаязова.

“Без дәрескә кергәч, шушы ноутбукны һичшиксез кабызырга тиеш. Без сайтка чыгарга тиеш. Кирәкме ул мәгълүмат кирәк түгелме, без анда утырырга тиеш. 45 минут эчендә без мәгълүмат тутырыйкмы, интернетка керикме, дәрес бирикме?” дип, ачынып сөйләде ул.

Ноутбук укыту сыфатын арттырамы?

“Әле без моңарчы укыта алдык. Ә инде алга таба шушындый темпта эшли башласак, без нишләрбез – белмим.

Һәр көнне без төнге сәгать 12-1дә йокларга ятабыз. Үз гаиләбез белән бөтенләй шөгыльләнә алмыйбыз. Чөнки без хәзер заманадан артта калмыйк дип, шуның кадәр нык итеп интернет челтәренә бәйләндек”, ди Фәния Гаязова.

“Телевизорны кабызган саен укытучыларга ноутбук бүләк иттеләр, дип сөйлиләр. Ләкин безгә ноутбук белән бергә күпме эш тә бүләк иттеләр бит әле. Һәм әйтергә кирәк – эшне бушка бүләк иттеләр. Нәтиҗәдә сыйфат кими, балаларны укытырга вакыт калмый.

Бездән әлегә кадәр сез ничек укытасыз, сыйфатыгыз бармы дип сораучы юк. Балаларыгыз татарча беләме, юкмы дип сораучы да юк. Бары тик өстән тикшерү төшерүне генә яхшы беләләр. Балалар белән кереп сөйләшү, гомумән, балаларны тикшерү бетте”, ди мәктәп укытучысы булып эшләүче Фәния Гаязова.

Бу проект кысасында быелгы уку елы ахырына кадәр үк Татарстандагы барлык укытучыга да ноутбук тапшырылачак, дип белдерделәр мәгариф министрлыгының матбугат үзәгеннән. Бу хакта президент Миңнехановның катгый күрсәтмәсе булган.

Шуны да әйтергә кирәк, республика бюджетыннан әлеге проектны гамәлгә ашыру өчен 450 миллион сум акча бүленгән.
XS
SM
MD
LG