Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 12:49

“Тукай үзәге, һичшиксез, булачак”


Журналистлар белән очрашу министрлар кабинетында үтте

Журналистлар белән очрашу министрлар кабинетында үтте

Казанда “Болгар” номерлары урынында төзелгән бина 26 апрельгә ачылыр, дип игълан ителгән иде. Әмма бу бинаның эшен җиренә җиткереп бетермичә әле ачмаячаклар икән. 15 март көнне журналистларга шушы турыда һәм башка тарихи һәйкәлләрне саклау эшчәнлеге хакында мәдәният министры Зилә Вәлиева сөйләде.


Татарстанда мәдәни мирасның 1509 объекты дәүләт сагында тора. Шуларның 146сы – федераль, 1051е – республика, калганнары район күләмендә әһәмиятле санала. Бу турыда мәдәният министры Зилә Вәлиева Татарстанның тарихи истәлекләрен саклау турында журналистлар белән сөйләшүдә хәбәр итте. Биредә шулай ук Казанның төп архитекторы Татьяна Прокофьева да катнашты.

Чара видеоконференция рәвешендә барды. Районнар белән элемтә булдырылып, сораулар бирергә мөмкинлек тә бар иде. Әмма районнардан мөрәҗәгать итүчеләр булмады.

Соңгы елларда тарихи һәйкәлләрне саклау эше яхшырак бара. 2007 елда төзелгән “Мирас” програмы уңышлы эшли. Очрашуда шулар да ассызыкланды.

Фукс йорты кемнеке?

Казан үзәгендә урнашкан Фукс йортында төзекләндерү эшенең бөтен катлаулылыгы чагылган. Аның бинасы, җире һәм йортның бер өлеше төрлесе төрле кеше милкендә булган. Шушы көннәрдә генә бөтен шартларны карап, чыгымнарны һәм керемнәрне санагач, инвестор милегеннән баш тарткан.

Президент кушуы белән Фукс йорты “Мирас” республика програмына кертелгән. Хәзер ул республика милке буларак карала, аны торгызу эше дәүләт карамагында икән.

“Болгар”да Тукай эзләре булырмы?

"Болгар" кунакханәсе урынына төзеләсе бина әнә шундыйрак булачак
“Болгар” кунакханәсе урынында төзелә торган бинада Тукайга багышланган үзәк булачак. Биредә ачык галерея һәм заманча күргәзмә эшләргә җыеналар. Мәдәният министры Зилә Вәлиева әнә шулай дип хәбәр итте.

“Тукайга багышланган үзәк һичшиксез була. Бу – Тукай гына яшәгән җир түгел, заманында иң демократик газетлар ачылган, эшләгән урын да бит. Барысын да истә тотып, беренче катта ачык галерея була, аның эчендә заманча күргәзмә булырга тиеш.

Бу эшләрне 26 апрельгә тәмамлап, ачып карарбыз, дип игълан ителгән иде. Ләкин без аны ашыкмыйча, төпләп эшләп, бинаны ачканда, Тукай үзәген дә ачыйк дип уйладык. Бер ачып япканчы, болай яхшырак булыр”, диде Зилә Вәлиева.

“Шәрык” клубы бинасын нишләтерләр?

Һуманитар педагогика университеты янында урнашкан “Шәрык” клубы бинасына инвестор табылган. Тиздән аны яңарту эше дә башланачак. Бинаның бер өлеше тарихи булса, икенчесе нәкъ “Шәрык” клубы кебек иҗтимагый үзәк, мәдәни оешмалар кайный торган урынга әйләнер дип көтелә.

Очрашу ахырында Зилә Вәлиева тарихи биналарны торгызу эше белән шөгыльләнүчеләр турында күбрәк белергә, мәгълүмат таратырга кирәклеген белдерде. Тарихи биналарны сатканда, бөтен акчаны бинаны сатып алу өчен тотканчы, аны торгызу эшенә дә акча калдырырга иде, дигән теләген җиткерде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG