Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рамил Бигнов тагын “атка менә”


Рамил Бигнов
Рамил Бигнов

Башкортстанның элекке хакимиятләренә катгый оппозициядә торган татар эшкуары, татар җәмәгатьчелек оешмалары берлеге җитәкчесе Рамил Бигнов яңа шартларда бизнесын җәелдерә башлады. Ул Белорет шәһәрендә зур металлургия ширкәтенә җитәкчелек итә.

Рамил Бигновның Белорет шәһәрендә металлургия тармагын үстерергә ниятләнүе хакында узган елның декабрь аенда ук мәгълүм булган иде. Ул чакта республиканың яңа президенты Рөстәм Хәмитов Белорет шәһәрендә эш сәфәрендә булганда, Рамил Бигнов үзенең шушы яңа башлангычы турында бәян итте һәм яңа ширкәттә 2 меңнән артык кешегә эш урыннары булдырылачак, дип әйтте. Рөстәм Хәмитов бу проектны хуплавын белдереп, “инвестицияләрне үзегез табарга тырышыгыз инде” дигән иде.

Әмма хәзер шунысы ачыкланды – бу зур эштән Рөстәм Хәмитов үзе дә читләшми, башкалар җилкәсенә генә салмый. Ни өчен дигәндә, Белореттагы металлургия ширкәтенә ярдәм кирәклеге турында Рөстәм Хәмитов атнакич көнне Мәскәүдә ил премьер-министры Владимир Путин белән булган очрашуда да сүз кузгатты. Владимир Путин бу эшнең яхшы башлангыч булуын әйтеп, әлеге ширкәтнең беренче өлешен төзетүгә һәм эшләтә башлауга, “Внешэкономбанк” банкы аша 8 миллиард сумнан күбрәк акча бүленәчәген ышандырды. Ширкәтнең икенче өлешенә тагын да 10 миллиард сум бирелүе ихтимал.

“Белсталь” дип аталучы бу яңа ширкәттә бик тә кирәкле һәм сыйфатлы чуен җитештереләчәк. Аңа ихтыяҗ бар илдә бик зур. Шулай итеп элек әүвәлге президент Мортаза Рәхимов хакимияттә булганда каты басымга дучар ителгән һәм Башкортстанда бар бизнесын ябарга мәҗбүр булган Рамил Бигнов бүгенге көндә тагын да “атка менә” башлады. Хәер, Рәхимов командасы тарафыннан кыерсытылган башка эре эшкуарлар да әкренләп Башкортстанда яңадан инвестицияләр кертергә әзер булуларын белдерде.

Күренекле татар эшкуары Ралиф Сафин да, читкә тибелгән башкалар да хәзер Башкортстанда үз бизнесларын киңәйтү өчен фатыйха алды. Заманалар үзгәрә. Кем әйтмешли, “дөнья куласа, әйләнә дә бер баса”.
XS
SM
MD
LG