Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижау Җәмигъ мәчетендә Коръән уку бәйгесе узды


Мәчетнең хатын-кызлар ягы
Мәчетнең хатын-кызлар ягы

Ижау шәһәренең Җәмигъ мәчетенә республиканың барлык мәхәлләләреннән ике йөзгә якын бала җыелды. Мөфтият дүртенче ел рәттән республика күләмендә балалар арасында Коръән уку бәйгесе оештырды.

Иртән үк мәчетнең ир-атлар һәм хатын-кызлар өлеше балалар тавышыннан гөрләп торды. Мөфтият балалар арасында Коръән уку бәйгесе дип игълан итсә дә, бу көн балалар өчен чынлап бәйрәмгә әверелде.

“Балалар яшьләренә карап дүрт төркемгә бүленеп тәҗвид кагыйдәләре нигезендә Коръән укуда көч сынашты. Танышлары белән аралашты, яңа дуслар тапты”, диде шундый бәйгеләрне оештыручыларның берсе Назыймә Ихсанова.

Хәдичә Баһаветдинова
Бәйгедә катнашырга килгән балалар белән танышырга мөмкинлек туды. Әминә Татарстанның Әлмәт шәһәреннән килгән.

Фатыйма бәйгеләрдә ел саен катнаша. “Мәдрәсәдә белем алсам да, тәҗвид кагыйдәләрен өйрәнеп җитмәдем, шуңа сорауга җавап бирә алмадым”, дип уртаклашты ул.

Асия: “Барлык сорауларга да җавап бирдем, беренче урынны алырга теләгем” дип уртаклашты. Шул ук вакытта кызчык үзенең сыйныфында укучыларга да яхшы урыннар алырга теләде.

Әнисенең кулындагы бер матур гына кызчык белән танышабыз.
Хәдичәгә әле өч яшь кенә булуына карамастан, ул инде озын-озын шигырьләрне дә ятлап өлгергән.

Бәйгедә катнашучыларны бүләкләүдә иң яшь башкаручылар арасында хәтта ике яшь ярымлык кызчык белән малай да бар иде. Аларны да махсус приз белән билгеләделәр.

Газизовлар гаиләсе
“Быел үткән елларга караганда бәйгедә катнашырга теләүче балалар саны да күбрәк, алар белән килгән ата-аналар, әби-бабайлар да санап бетергесез иде. Шул ук вакытта балаларның дини белемнәре үсүен дә күрсәтте”, дип басым ясады Удмуртия мөселманнары мөфтие Фәиз хәзрәт Мөхәммәтшин.

Дөрестән дә, бәйгедә катнашучы һәр бала бүләккә ия булды, беренче урынны алучыларга дүрт мең, икенче урын яулаучылар өч мең һәм өченче урын өчен берәр мең сум акчалата премия, дипломнар бирелде. Идел хаҗ оешмасы үз бүләкләрен тапшырды.

Аннан соң балаларны һәм кунакларны тәмле пылау, татлы ризыклар белән сыйладылар.
XS
SM
MD
LG