Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 05:07

Русия җәмәгать пулаты әгъзасы, Үзәк диния идарәсе рәисе урынбасары Әлбир Крганов мәчетләр төзү кирәклеген дәлилләгән үтенечләрне Русия җитәкчелегенә озакка сузмыйча җибәрергә кирәклеген әйтә.

Русия патриархатының Мәскәүдә башта 200, ә аннан соң тагын да күбрәк чиркәү төзергә җыенуы һәм әлеге тәҗрибәне илнең башка төбәкләренә дә таратырга ниятләве мөселман руханиларын да сагайтты. Әле бүгенгә кадәр Русиянең күп шәһәрләрендә, биредә шулкадәр мөселман яши, аларга фәлән хәтле кеше сыйдырган берничә мәчет кирәк дип дәлилләнгән документлар әзерләнеп, тиешле оешмаларга тапшырылмаган.

Дөрес, кайбер урыннарда хакимиятләргә мәчет төзү кирәклеге турында хатлар языла һәм күп очракта ул дәлилләнми кала. Анда яшәүчеләр, аларның күпмесе мөселман икәнлеге, янәшәдә тагын нинди башка диндәге гыйбадәтханәләр булу һәм аларның күпме кешегә исәпләнүен раслаган документлар беркетелми. Дин тоту иреге булса да, аны тоту мөмкинлеге тудырылмау күп очракта сүздә, җәмәгатьчелек белән очрашканда белдерүләрдә генә кала.

Әлбир хәзрәт, Русия патриархатының күпләп мәчетләр төзергә җыенуы хакында Үзәк диния идарәсендә дә сүзләр булгандыр. Бу хәлне ничек кабул иттегез?

Моңа искитәсе түгел, чөнки Мәскәү Русия дәүләтенең башкаласы буларак, христиан башкаласы булып оешкан шәһәр. Анда әлегә кадәр дә чиркәүләр күп төзелде, христианнарның җитәкчеләре дә монда утыра.

Русия патриархаты күп итеп чиркәүләр төзү эшен башлап, дәүләттәгеләр белән аңлашып килешүгә килгәннәр. Безгә, мөселманнарга бу нинди сабак була ала?

Без җитәкләгән Үзәкләштерелгән дини идарәләребез хөкүмәттәгеләр һәм шәһәр җитәкчеләре белән эзлекле рәвештә аңлашып, бер уртак килешүгә килеп, менә безнең дә шәһәрдә шул кадәр мөселманнар яши дип тикшерү үткәреп, аның саннарын биреп, безнең дә менә шулкадәр мәчетләр булдырырга ихтыяҗ бар дип, аңлашу бу көнгә кадәр әле булмады. Аны эшләү кирәк.

Дәүләт ягыннан аңларга тырышу бар. Без дә, Үзәк диния идарәсе исеменнән, Русия хөкүмәте җитәкчесенә дә, ил башлыгына да, Мәскәү мэрына да хатлар җибәрдек. “Әлеге мәсьәләгә сездән тәкъдимнәр көтәбез”, дип уңай җавап килде.

Мәскәүдәге Үзәк диния идарәсенә караган мөфтият тә, Мәскәү һәм өлкә үзәк мөфтияте дә әлеге мәсьәләдә эшләрен башлап җибәрде. Без хәзер Мәскәүнең үзендә иң кимендә өч мәчет төзергә дип сорыйбыз. Бер үзәк мәчет һәм ике бүлгегә (округ) тагын ике мәчет төзү кирәк. Шулай ук боҗра тышында һәм Мәскәү өлкәсендәге шәһәрләргә мәчетләр төзергә кирәк дип үзебезгә минимум бер максат куйдык. Аллаһы тәгалә ярдәме белән аңа ирешербез дип уйлыйбыз.

Әлбир хәзрәт, Сез хакимияттәгеләр ягыннан мөселманнар теләген “аңларга тырышу” бар дип әйтәсез. Әмма чынлыкта, аңларга тырышырга тырышалар кебек кенә килеп чыга сыман. Соңгы хәлләргә күз салсак, хакимиятнең мөселманнарга салкын мөнәсәбәте сизелә кебек. Мисалларның берсе – Мәскәүнең Текстильщики урамында мәчет төзү теләген мөселманнар тормышка ашыра алмады.

“Безнең хатыбызда әлеге мәсьәлә дә чагылган. Текстильщики ягында да Үзәк диния идарәсенә караган мәхәллә бар. Мәхәллә җитәкчесе Гаяз Вәли улының да хаты бар.

Бу мәсьәләгә килгәндә, шовинист фикердәге радикал милләтчеләрдән бер каршылык шикелле күренгән иде ул. Без башка милли оешмалар, хәтта Мәскәүнең рус милли оешмалары белән дә күрештек. Алар ягыннан безгә карата ачыктан-ачык ниндидер каршылык ишетмәдек. Татар-башкорт халкы руслар белән бергә дус яшәвенә шигебез юк, диделәр. Безгә карата ямьсез карашта түгел алар.

Ләкин Мәскәүдә яшәгән халыкның фикер сөрешенә дөньяга карашына (менталитетына) туры килеп бетмәгән Кавказ һәм башка төбәкләрдән булганнарның аннан монда үз гореф-гадәтләрен китерергә тырышуы, мисал өчен, урамнарга сарыклар сөйрәп чыгып, аларны сую һәм башка ияләшмәгән хәлләрне күрү аптырау тудыра.

Әлеге мәсьәләләрдә дә милли оешмалар эш итәргә тиеш. Әлеге проблемга карата Дөнья татар конгрессының сүзен ишеттек. Ләкин федераль автономиянең бүгенгә кадәр хәбәре чыкканы юк. Алар да катнашырга, алар да безгә ярдәм итәргә тиеш.

Без үз дәрәҗәбездә дини оешмалар белән эшләсәк, алар милли оешмалар, мәсәлән, рус милли оешмалары, казакълар һәм башкалар белән үзара элемтәдә булып, безгә ярдәм итәргә тиешләр югыйсә. Шуңа күрә алардан да бу ярдәмне көтәбез.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG