Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иркутски өлкәсендә 400ләп кеше протест чарасына чыкты


Иркутски өлкәсенең Шелехов шәһәрендә торак коммуналь түләүләрнең үсүенә каршы ризасызлык чарасында 400дән артык кеше катнашты, дип хәбәр итә Азатлыкның рус редакциясе хәбәрчесе Екатерина Вертинская.

Шелехов шәһәрендә өлкә буйлап коммуналь хезмәтләр иң югары бәядә, дип санала. Мәйданга җыелган халык шәһәр башлыгы Юрий Зенинның һәм район башлыгы Александр Лобановның урыныннан китүен таләп итте.

Соңыннан кабул ителеп имзаланачак резолюция шәһәр һәм район башлыклары, шулай ук Иркутски өлкәсе губернаторына җибәреләчәк. Хакимият вәкилләре халык янына чыкмады.

“Бердәмлек” хәрәкәте, “Яблоко”, либерал-демократлар, “Гадел Русия” һәм коммунистлар ризасызлык чарасына теләктәшлек белдерде.
XS
SM
MD
LG