Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда барган шахмат ярышында тигезлек саклана


Гата Камский Борис Гельфандка каршы уйный
Гата Камский Борис Гельфандка каршы уйный
14 май шимбә көнне Казанда шахмат дөнья беренчелегенә намзәтләр бәйгесендә ярымфиналның өченче уеннары үтте.

Ике русияле - Александр Грищук белән Владимир Крамник арасындагы уенда җитди каршылык булмады, ул 25нче йөрештә үк тигез нәтиҗәгә (½:½) тәмамланды.

Гата Камский (АКШ) белән Борис Гельфанд (Израил) арасындагы уен күпкә киеренкерәк барды. Ак төсләр белән уйнаган Гата уен уртасына күпмедер өстенлеккә иреште. Ләкин өстәмә вакытта Гельфанд уенны тигезләү юлларын тапты, бу партия шулай ук тигез нәтиҗәгә (½:½) тәмамланды.

Шулай итеп, ике парда да тигезлек саклана - 1½:1½. Ярымфиналның дүртенче уеннары якшәмбедә үтәчәк.
XS
SM
MD
LG