Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстан үз гаскәрләренең утка тотылуына НАТОга протест белдерде


Пакстан саклану министрлыгы Әфганстан белән чик буенда НАТО боралакларының Пакстан хәрбиләрен утка тотуына протест белдерде.

Азатлык радиосының Пакстандагы хәбәрчесе сүзләренә караганда, боралаклар Пакстанның һава киңлегенә кермәгән, әмма Пакстан гаскәрләренә якынлашкан. Пакстан хәрбиләре аларга ут ачкан. НАТО боралакларының җавап ут кайтаруы нәтиҗәсендә ике хәрби яраланган.

НАТО җитәкчелеге бу хәлне тикшерәчәген белдерде.

Исламабад белән Вашингтон арасында мөнәсәбәтләр американ көчләренең Осама бин Ладенны Пакстан җирендә үтерүеннән соң начарланган иде. Бу вакыйга мөнәсәбәтләргә киеренкелекне тагын да өстәр, дип фаразлана.
XS
SM
MD
LG