Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 17:02

Казанда II Болгар форумы узды. Җыенда Алтын Урда чоры мирасы каралды, Болгар тыюлыгын үстерү юллары тикшерелде. Тарих институты җитәкчесе Рафаил Хәкимов алга таба Татарстан, татар галимнәре Болгар аша Алтын Урда тарихына килеп керәчәк дип ышандыра.


Җыенның ачылышы 21 майга – татарларның Ислам динен рәсми кабул итү көненә туры килде. Форум эше 21-23 май көннәрендә барды. Анда 9 илдән һәм Русия төбәкләреннән галимнәр килгән иде.

II Болгар форумы ачылышында Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев, тарих институты җитәкчесе Рафаил Хәкимов, Татарстан фәннәр академиясенең баш гыйльми сәркатибе Дания Заһидуллина һәм башкалар катнашты.

Казанда Болгар форумы узганда, Татарстан Диния нәзарәте дә болгарларның ислам динен кабул итү уңаеннан төрле чаралар оештырды.

Болгар чоры, ислам кабул итү һәм болгарчылык

Быел II Болгар форумы “Евразиянең урта гасырлар тарихы: шәһәр һәм дала бергәлеге” темасына багышланды.

Болгар форумында нигездә өч мәсьәлә күтәрелде. Тарих институты җитәкчесе, 90нчы елларда Татарстанның төп идеологы булган Рафаил Хәкимов сүзләренчә, моның беренчесе – Болгар чоры, икенчесе – Ислам динен кабул итү, өченчесе – болгарчылык һәм татарчылык каршылыгы.

“Соңгы елларда Русиядә, Украина, Болгарстан, Венгрия һәм башка илләрдә Болгарны өйрәнәләр. Җыенда кызыклы нотыклар укылды. Әле андыйларны ишеткән юк иде.

Бүген төрле илләрдән дин таратучылармы, динсезлек таратучылармы килә – аңлап булмый. Әмма хәзер гарәп дөньясы үзе яна. Ә безнең үз тамырларыбыз бар. Ул кимендә X гасырдан башлана. Бу бик бай мирас. Моны дөньяга күрсәтеп була.

Җәдитчеләр элек тә Болгар исламының үзенчәлекле төстә таралып китүен әйтте. Моны күрсәтү бик әһәмиятле. Бу ваһһабилыкка каршы тора ала. Әмма мине күбрәк татар, аның киләчәге борчый. Үзебезнең нигезне белеп, шуңа таянып кына алга бара алабыз.

Кайвакыт болгарчылык һәм татарчылык диләр. Фәндә андый аерма юк. Болгарда Бату хан Алтын Урда башкаласын нигезли. Хан сарае, мәчет һәм мунча сала. Менә Алтын Урда кайдан башлана. Алтын Урда Русия тарихында да зур урын тота”, диде Рафаил Хәкимов.

Киләсе елга әлеге фәнни җыен Алтайда, ә 2013 елны Болгарстанда уздырылачак.

Алтын Урданы күтәрер вакыт җитте

Рафаил Хәкимов алга таба Татарстан, татар галимнәре Болгар аша татарның алтын бишеге булган Алтын Урда тарихына килеп керәчәк дип ышандыра. Чөнки соңгы вакытларда бу турыда шактый бәхәсләр булды. Бер төркем галимнәр Миңтимер Шәймиевне болгарчылыкны күтәрүдә гаепләде. Болгар – ул Алтын Урданың – татар дәүләтенең бер өлеше генә булуын, татар тарихының тар кысага кертелүен, тулаем Алтын Урданы күтәрү кирәклеге белдерде.

Бу тема татар яшьләрен дә кызыксындырды. Мисал өчен, Томски татар яшьләре лидеры Искәндәр Әхмәдов төп басымны Алтын Урда мирасына бирү әһәмияте турында Миңтимер Шәймиевнең үзенә кереп әйтте. Болгарда Бату ханга һәйкәл кую тәкъдимен ирештерде. Шуннан соң Миңтимер Шәймиевнең татарның килеп чыгышында төрки-татар теориясен яклавы ишетелде.

“Алтын Урдага багышланган җыенда Мәскәү галиме Алтын Урданы күтәрү вакыты җитү турында торып әйткән иде. Ага таба Алтын Урданы Мәскәүдә дә өйрәнә башларлар. Русияне Алтын Урдасыз аңлап булмый”, ди Рафаил Хәкимов.

"Татар милләте яшәеше ислам белән бәйле"

Казанда Болгар форумы узганда, 21 май – ислам кабул итү көне уңаеннан Татарстан Диния нәзарәте тарих институтында фәнни җыен уздырды. Сөйләшү болгарларның ислам динен кабул итүләренә багышланды.

Фәнни җыенда мөфти Илдус Фәиз, тарихчылар Гамирҗан Дәүләтшин һәм Фаяз Хуҗин катнашты.

Сулдан уңга: Илдус Фәиз, Марат Гатин, Фаяз Хуҗин, Гамирҗан Дәүләтшин

Мөфти Илдус Фәиз Татарстанда Ислам кабул итү көнен дәүләт дәрәҗәсендә үткәрү Татарстан, татар халкы өчен генә түгел, гомумән, Русиядә зур вакыйга булуына басым ясады.

“Татар милләтенең гореф-гадәтләре, яшәеше ислам дине белән бәйле”, ди Илдус хәзрәт Фәиз.

Болгарлар исламны кайчан кабул итә?

Җыенда чыгыш ясаган Гамирҗан Дәүләтшин болгарларның ислам динен 629 елда – Кубрат хан чорында ук кабул итүләрен әйтеп узды. Бу турыда төрек чыганакларында әйтелгән. Гамирҗан Дәүләтшин татарлар арасында ислам дине тарихы турында зур китап язу кирәклеген искә төшерде.

Фаяз Хуҗин исә, татарларга ислам дине иң кимендә 737 елда гарәп-хәзәр сугышында хәзәрләр җиңелгәч килеп кергән, дип саный. Чөнки тарихтан Хәзәр каһанлыгында ислам дәүләт дине булып торуы билгеле.

Тарихчылар фикеренчә, 922 елда болгарларның ислам динен кабул итүе динне дәүләт дәрәҗәсендә рәсмиләштерү була. Моңа кадәр үк Идел Болгарында мәчет-мәдрәсәләр эшләп торган.

Ахырда шунысын әйтергә кирәк, узган ел Кавказ һәм Идел буе мөселманнары арасында ислам динен кемнең беренче кабул итүе турында бәхәс чыккан иде. Бу бәхәстә татарлар ике очракта да җиңә.

Кавказлар 640 елда ук ислам кабул итүләрен белдерсә, болгарларның 629 елда ук ислам кабул итүе бәхәстә фәнни яктан җиңәргә мөмкинлек бирә. Һәм икенчесе – 922 елда Идел Болгарында ислам дәүләт дәрәҗәсендә кабул ителә. Ахырдан шунысын да әйтик, Мөхәммәд пәйгамбәрнең үзе исән чагында ук өч сәхабәнең Болгарга килүе һәм ислам таратуы билгеле.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG