Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чехиядә ракета һөҗүмен алдан кисәтү үзәге булмаячак


Прага НАТО канаты астында эшләнүче Европада ракета калканы проектын тормышка ашыруда катнашу өчен башка юллар эзләячәк.

Бу хакта Чехиянең саклану министры Александр Вондра АКШ саклану министры урынбасары Уильям Линн белән сөйләшүләрдән соң әйтте.

Вондра сүзләренчә, алдан кисәтү үзәге булдыру Чехия өчен саклану әһәмиятенә ия булмаячак һәм карарлар кабул иткәндә актив катнашу мөмкинлеге бирмәячәк. Әмма шул ук вакытта Прага Европада ракетадан саклану калканы челтәрен булдыруда күбрәк катнашырга тырыша.
XS
SM
MD
LG