Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан Медведевны татар пикетын тыеп каршылады


Пикетны оештыручылар белән Илгиз Сарманов сөйләште
Пикетны оештыручылар белән Илгиз Сарманов сөйләште

Җомга көнне сәгать икедә Казан Кирмәне янындагы Муса Җәлил һәйкәле тирәсенә җыелган милли хәрәкәт вәкилләренә шәһәр мэриясе пикет үткәрергә ирек бирмәде. Иҗтимагый үзәк җитәкчеләрен полиция тоткарлады.


Татар иҗтимагый үзәгенең Русия президенты Дмитрий Медведев Казанга килү уңаеннан оештырырга теләгән пикеты тыелды. Казан шәһәре идарәсенең телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге хезмәткәре Илгиз Сарманов пикетка рөхсәт сорап язылган гаризада хата китүен, шул сәбәпле җыенны үткәрергә рөхсәт булмавын әйтте.

Татар пикетының Медведев килгәнгә махсус тыелуын аңлау авыр түгел. Милли хәрәкәт вәкилләренә бу хәбәрне җиткерү кыенлыгы Илгиз Сармановка эләкте. Аның белән Зәки Зәйнуллин, Рәүф Ибраһимнар бәхәскә кереп караса да, пикетка рөхсәт бирелмәде.

Казан Медведевны татар пикетын тыеп каршылады
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:42 0:00


Татар иҗтимагый үзәге пикет оештырып, Дмитрий Медведевтән Казанда “Тынычлык яратылышы” фестивален соңгы тапкыр үткәрүне һәм милли мәгариф системасына алып барылган һөҗүмне туктатуны таләп итәргә ниятләгән.

Татар иҗтимагый үзәге башлыгы Галишан Нуриәхмәт һәм аның урынбасары Фәрит Зәкиевне полиция бүлегенә алып киткәннәр. Аларны Медведев килгән вакытта рөхсәтсез пикет оештыруда гаеплиләр.

Татарстан хакимиятенең Медведев килү уңаеннан оештырылган пикетны тыюы рәсмиләрнең Казанда милли хәрәкәт барлыгын күрсәтергә теләмәвен, татар милләте проблемнарын йомып калдыру исәбе булганын күрсәтә.
XS
SM
MD
LG