Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чечнядә ата кеше ике кызын үтерүдә шикләнелеп кулга алынды


Дүшәме көнне Чечнянең төньяк-көнчыгышында үз өйләренең ишек алдында үтерелгән апалы-сеңелле ике кызның атасы кулга алынды. Ата кеше кызларын үтерүдә шикләнелә. 14 яшьлек Җәмилә белән аның 19 яшьлек апасы Милана Бороздиновская авылындагы бер йортның ишек алдында табылган.

Аларның атасы Руслан Мусаев кызларының үтерелү сәбәпләре турында белмәвен әйткән.

Кызларның үлеме “намус үтерүе” белән бәйле булырга мөмкин, дип фаразлана. Әмма моңа бер дәлил дә табылмаган.

Чечнядә гаиләсенә тап төшергән кызларның үз гаилә әгъзаләре тарафыннан үтерелүе сирәк хәл түгел.
XS
SM
MD
LG