Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар Мәҗлесе Казандагы конгресс белән аңлашу бетүгә зарлана


Али Хәмзин
Али Хәмзин

Мәҗлеснең тышкы элемтәләр бүлеге җитәкчесе Али Хәмзин бу хакта Азатлыкка Германиядә булып, анда Казан татарлары мәхәлләсе вәкилләре белән очрашып сөйләшкәннән соң белдерде.

Мәҗлес рәисе Мостафа Җәмилев җитәкчелегендәге дүрт кешелек делегация Германиядә 27-28 июнь көннәрендә булган иде. Алар анда Германиянең рәсми вәкиләре генә түгел, Казан татар оешмасы әгъзаларын да күреп сөйләшкән.

«Татарлар Дойчланд» оешмасы вәкилләре белән булган очрашу вакытында төрки халыкларның бер-берсенә ярдәмләшү мәсьәләләре хакында сүз булган.

«Миңа аларның позициясе бик якын. Безгә Германиядә Илдар Харисов, Венера Вәгыйзова булышты. Алар хәзерге Русиядә үз халкының хәлен яхшы аңлый. Русиядә хәзер бик авыр, чөнки Русия ассимиляция сәясәтен алып барырга җыена, шул уңайдан конституцияне үзгәртеп, рус булмаган халыкларны да рус дөньясының бер өлеше итеп күрсәтү омтылышы бар. Кызганычка каршы, Бөтендөнья татар конгрессы бу мәсьәләдә үз сүзен әле әйтмәде», диде Али Хәмзин, Мәҗлеснең тышкы элемтәләр бүлеге җитәкчесе.

«2008 елда Мәҗлес һәм Бөтендөнья татар конгрессы арасында бер аңлашу проекты да әзерләнгән иде. Ринат Закиров та Мәҗлескә килеп Мостафа Җәмилев белән очрашып китте, ләкин ни өчендер бу элемтәләр җанлану урынына ел-елдан сүнеп барды. Безгә Конгресстан Рөстәм Гайнетдинов төрле хатлар юллап, безгә алай итәргә, болай итәргә дигән төрле киңәшләр биргән иде. Без моны аңлап җиткермәдек, чөнки без нәрсәгә дә булса мөнәсәбәтебезне үзебез билгелибез.

Ләкин без хәзер дә бу аңлашманы имзаларга әзербез. Без кырымтатарлары һәм Идел-Урал татарлары арасында тыгыз элемтәләр тарафдары. Кызганычка каршы, бүген татар халкы төрле кешеләр аркасында тешсез бүре халәтендә калды», диде Али Хәмзин.
XS
SM
MD
LG