Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриянең Һама шәһәре янына хәрбиләр туплана


Сүриянең төньяк-көнбатышында Һама шәһәре янына шимбә киченнән бирле йөзләп танк һәм хәрби машиналар белән меңнәрчә хәрби китерелә.

Активистлар һәм җирле халык әйтүенчә, хәрбиләр Кфар-Румма авылы янына туплана.

Сүрия хокук яклаучысы Рами Габдерахман көнбатыш хәбәр агентлыкларына хәрбиләрнең дистәләрчә кешене кулга алуын, активистларның йортларын җимерүен һәм аларның туганнарын тоткарлавын белдерде.

Җомга көнне Һамада Сүриядә өч ай элек халык күтәрелеше башланганнан бирле иң зур урам җыены үтте. Анда хөкүмәткә каршы җыенга ярты миллионлап кеше чыкты.

Кичә Сүрия президенты Бәшәр әл-Әссад Һама шәһәре башлыгын вазифасыннан алды.
XS
SM
MD
LG