Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа парламенты Русиягә ачулы


Борис Немцов Азатлыкның Мәскәү студиясендә. 23 июнь 2011
Борис Немцов Азатлыкның Мәскәү студиясендә. 23 июнь 2011

Борис Немцовка илдән чыгу тыела. Европа депутатлары аның ПАРНАС партиясен теркәмәгән Русия рәсмиләренә тәнкыйть белдерде.

Оппозициядәге сәясәтче Борис Немцов үзен алты ай Русиядән чыгарга тыюлары турында бүген Франциянең Страсбург шәһәрендә генә белде. Европа парламенты Русия хакимиятләрен Немцов җитәкчелегендәге яңа фиркане теркәмәүләре өчен кискен тәнкыйтьләп чыкты.

Европа парламенты депутатлары кабул иткән резолюциядә, бу - Русиядә демократик партия теркәлә алмауның инде тугызынчы очрагы диелгән.

ПАРНАС тирәсендәге вәзгыять Европа парламентының барлык көчләрен берләштерде. Резолюцияне либераллар да, социалистлар да, консерваторлар һәм “яшелләр” дә хуплады. Аның авторларының берсе - Болгарстан вәкиле Кристиан Вигенин Русия хакимиятләренә мөрәҗәгать ите.

“Русия хакимиятләренә киңәшем – оппозициягә киртәләр тудырмагыз. Ул киртәләр сезнең үзегезгә каршы булачак”, диде Европа парламенты депутаты.

Эстониядән депутат Кристина Оюланд оппозициядәге сәясәтчедән сәяхәт итү чикләүләрне алуны таләп итте.

“Европа парламенты Борис Немцовка алты ай Русиядән чыгуны чикләү карарын кискен тәнкыйтьли һәм кичекмәстән аны гамәлдән чыгаруны таләп итә”, диде Оюланд.

Немцовның илдән чыгуын тыю - сәяси карар

Иҗрачылар (мәхкәмә приставлары) Немцовка сәяхәт итүне чикләгән карар булуын раслады.

Немцов адвтокаты Вадим Прохоров “Эхо Москвы” радиосы эфирында бу карарны укып, аңа кул куючы кешеләрнең исемнәрен атап бирде.

Исегезгә төшерәбез, февраль аенда Gunvor ширкәте башлыгы Геннадий Тимченко Борис Немцов һәм Владимир Миловны мәхкәмәгә бирде. Оппозициядәге сәясәтчеләр үзләренең “Путин. Нәтиҗәләр. Ун ел.” исемле китабында Тимченконы телгә алып, “Путинның элекке дуслары аның хакимияткә килүе белән миллиардлаган долларга ия булды”, дип язып чыккан иде. Тимченко бу сүзләрне кире кагуны таләп итте.

2011 елның 26 мартында Немцов “Коммерсант” басмасында Тимченко турындагы мәгълүматларны кире кагу турында мәкалә бастырган булган. Әмма иҗрачылар ул мәкаләнең кечкенә хәреф белән чыгуы һәм аның баш исеме дөрес булмау аркасында аның документ булып санала алмавын белдерде һәм Немцовның илдән чыгуны тыйды.

Сәясәтче үзе иҗрачыларның бу карарын – сәяси гамәл дип атады.

Немцов 1990 елларда Борис Ельцин чорында премьер-министрның беренче урынбасары булган. Аның Михаил Касьянов һәм Владимир Милов белән бергә төзегән Халык иреклеге, кыскача ПАРНАС дип аталган фиркане Русиянең Юстиция министры теркәмәде.

53 төбәктә бүлекчәләре һәм 46 меңләп әгъзасы булган бу партия декабрьдә Думага сайлауда катнаша алмаячак кебек күренә.

Европа парламенты депутатлары яңа фиркане теркәмәү - Европаның кеше хокуклары конвенциясен бозу дип белдерде.
XS
SM
MD
LG