Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарстан-Яңа Гасыр" федераль канал булачак


Татарстанның иярчен каналы “ТНВ” федераль дәрәҗәдә эшләүче “ТНВ-Планета” телеканалын ачуга әзерләнә.


Хәзерге вакытта яңа каналның проекты өстендә эш дәвам итә. Аны оештыру өчен Татарстан казнасыннан күпме акча бүленәчәк, яңа каналның тәүлегенә ничә сәгать, нинди форматта эшләве дә әлегә төгәл генә билгеле түгел.

Үткән айда парламент комиссиясенең тел, фән-мәгариф, милли мәсьәләләр комитетында яңа иярчен каналын тикшерергә җыенганнар иде. Әмма ширкәт башлыгы Илшат Әминев, мәсьәлә ахыргача эшләнеп җитмәгән дип, аны көзгә кадәр кичектерүне сорады.

Алай да яңа канал турында күпмедер мәгълүмат бар. Үткән айда “Татарстан-Яңа Гасыр” каналына Татарстан хөкүмәте рәисе Илдар Халиков килеп, ширкәтнең яңа канал ачуга әзерлеген тикшерде.

Рәсми чыганаклар хәбәр иткәнчә, ул каналның аудиториясен хисаплап, идеологиясен тирәнтен уйлап куярга киңәш итте. Элегрәк Татарстаннан читтә һәм республика эчендә тапшыруларны аерым алып бару кирәклеге хакында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та әйткән иде.

Ул үткән 2010 елга йомгак ясаган җыенда, “Татарстан-Яңа Гасыр” каналының Татарстанның үзе өчен кирәк булган коммуналь хәбәрләрен, төрле көнкүреш җитешсезлекләрен бөтен дөньяга күрсәтү Татарстанның абруен төшерә, дип белдерде.

Президент фикеренчә, читкә республиканың, аерым оешмаларның “бренды”н танытырга кирәк. Шулай ук җирле аудиториягә кызыклы аерым мәдәни, белем бирү проектларын әзерләп бирү ихтыяҗы бар.

Илшат Әминев
Каналның үзендә дә шундый фикердә торалар. “Татарстан-Яңа Гасыр” каналы җитәкчесе Илшат Әминев элегрәк биргән әңгәмәләрендә, яңа проект Татарстанны тарихи ватаны дип санаучы барлык милләттәшләрне берләштер, дигән өметен белдерде. Аның өчен заманча, мавыктыргыч канал ясарга кирәк, дип әйткән иде ул.

Хәзергә билгеле булган мәгълүматка караганда, "Татарстан-Яңа Гасыр" каналы тапшыруларын гомумфедераль һәм эчке Татарстан эфирына бүлү уйланыла.

Федераль "ТНВ"да җирле татарлар өчен махсус тапшырулар эзерләнер, тапшырулар рус һәм татар телләрендә алып барылыр, дип көтелә. “Татарстан-Яңа Гасыр”ның федераль ешлыкка чыккач, аны кабель һәм иярчен тәлинкәсе булмаган кешеләр дә карый алачак.

Татарстанның иярчен каналы “ТНВ” 9 ел элек ачылган иде. Ширкәтнең рәсми интернет-сәхифәсе хәбәр иткәнчә, каналның потенциаль аудиториясе – 40 миллион кеше. “Татарстан-Яңа гасыр” каналы сигналы Русия төбәкләренә, БДБ, Европа һәм Азиянең кайбер илләренә барып җитә.
XS
SM
MD
LG