Accessibility links

Греция Европа Берлегенең булышуын хуплый


Греция еврозона илләре башлыкларының икенче өлеш финанс ярдәме бирүне хуплады. Әлеге ярдәм карары кичә кабул ителде.

Греция финанс министры Евангелос Венизелос сүзләренчә, бу карар ил икъдисады өчен “зур җиңеллек” булачак, ә грек банклары кирәкле гарантия алачак.

Еврозона башлыклары очрашуында Грециягә Европа Берлеге һәм Халыкара валюта фонды 109 миллиард евро бирәчәге әйтелде. Тагын 49 миллиард доллар хосусый бизнес өлеше булачак.

Европа илләре башлыклары Брюссельдә очрашкач уртак валютаны коткару өчен булдыра алганның барсы да эшләнәчәк, дип белдерде. Грециядәге кризис евроны куркыныч астына куйган иде.
XS
SM
MD
LG