Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һиндстанда юл казасында 40-тан артык кеше үлде


Һиндстан үзәгендәге Уттар-Прадеш штатында кимендә 40-лап кеше юл казасында үлде. 60-лап хаҗи утырган арбалы трактор гыйбадәтханәгә барганда, әлегә билгесез сәбәпләр аркасында, юлдан чыгып, аның янындагы сулыкка төшкән. Кешеләрнең күпчелеге батып үлгән.

Һиндстан полициясе белдерүенчә, юл казасында елына 110 меңнән артык кеше үлә, бу дөньяда иң югары күрсәткеч булып тора.
XS
SM
MD
LG