Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иранның рухи башлыгы 100 тоткынны кичерде


Иранның рухи башлыгы аятолла Али Хәмәнәи илнең иминлегенә каршы җинаятьләрдә гаепләнеп хөкем ителгән 100 тоткынны кичерде.

Алар арасында 2009 елны илнең президент сайлавыннан соң протест чараларында катнашучылар да бар.

Тәһран баш прокуроры Әббас Джафари Долатабадига сылтама белән “Фарс” агентлыгы хәбәр итүенчә, тоткыннар азат ителгәнче үз гамәлләре өчен үкенүләрен белдергән.

Аятолла Али Хамәнәинең карары Рамазан ае төгәлләнер алдыннан игълан ителде.
XS
SM
MD
LG