Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Мирас” белән “Берлек” “Гадел Русия”гә кушыла


Узган атна Чувашстан башкаласы Чабаксарда “Гадел Русия” фиркасенең Идел буе төбәкләренә кергән республика, өлкә вәкилләре конгрессы булып узды. Анда Башкортстаннан да өч дистәгә якын вәкил катнашты.


Катнашучылар арасында татар җәмәгатьчелек оешмалары җитәкчеләре дә бар. Шуларның берсе - ”Мирас” оешмасы рәисе Дамир Шәрәфетдинов шулай диде:

Дамир Шәрәфетдинов
“Белүегезчә, Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары тупланган татар оешмалары берлеге Владимир Путинның Халык фронтына кергән иде. Аңа ике татар оешмасы - без һәм “Берлек” дип аталган оешмалар керүдән баш тарткан иделәр.

Без “Гадел Русия”гә өстенлек бирдек. Ни өчен дигәндә, аларның програмнары безгә якынрак. Мәсәлән, төбәк һәм шәһәр җитәкчеләрен сайлап куюны торгызу һәм социаль юнәлешле булуы өчен без аларга өстенлек бирдек. Алар бердәм салымнарны ун процентка калдыруны күтәрә.

Коррупциягә каршы көрәштә дә катырак чаралар куллану яклы һәм хөкем ителүчеләрнең байлыкларын конфискацияләүне таләп итә. Форумнан соң “Гадел Русия” фиркасе җитәкчесе Николай Левичев белән очрашып сөйләштем. Анда мәгарифтәге милли компонентны кайтару мәсьәләсен күтәрдем. Ул моны фирка корылтаенда күтәрергә ышандырды. Безнең “Мирас” оешмасы һәм “Гадел Русия” фиркасе арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде”.

Путинның Халык фронтына керми калган икенче татар җәмәгатьчелек оешмасы - “Берлек” тә “Гадел Русия” фиркасе файдасына эшләргә булды. Без аның җитәкчесе Әлфир Сакаев фикерләрен дә белештек:

Әлфир Сакаев
“Без дә аларның програмнарының "кешечә" булуына игътибар иттек. Аларда пенсияләрне һәм хезмәт хакларын күтәрүгә кагылышлы эшлекле тәкъдимнәр бар.

Салым мәсьәләсенә килгәндә, белүебезчә, миллион сум хезмәт хакы алучы да, биш меңгә эшләп йөрүче дә унөч процентын түли. Ә бу фирка мондый тигезсезлекләрне бетерү яклы. Башка фиркаләр, аеруча “Бердәм Русия” - чиновниклар һәм олигархларны яклау фиркасе булса, “Гадел Русия” - безнеңчә, халык мәнфәгатенә якынрак торган фирка. Шуңа безнең оешма да бу фиркагә өстенлек бирде”.

Уптым-илаһи халык фронтына кергән татар оешмалары җыелышында Татар иҗтимагый үзәге рәисе Кадерле Имаметдинов катнашмаган иде. Ул ТИҮнең фронтка керүгә каршы булуы, шуның өчен үзен җыелышка чакырып та тормауларын ирештергән иде. Ләкин ТИҮ татар оешмалары берлеге әгъзасы булуы сәбәпле, фронтовиклар исемлегендә булып чыкты. Кадерле Имаметдинов моны: “Мине үземнән башка өйләндергәннәр”, дип шаяртты. Ул да сайлаулар вакыты җиткәч, башка юлдан китү ихтималлыклары булуын ирештергән иде.
XS
SM
MD
LG