Accessibility links

Кайнар хәбәр

Барак Обама: Ун елда АКШ көчәйде, әл-Каидә җиңеләчәк


АКШ президенты Барак Обама атналык радиомөрәҗәгатендә Америка 2001 елның 11 сентябрендәге террор һөҗүмнәреннән соң көчлерәк илгә әверелде һәм иминлеккә куркыныч әле янауга карамастан алга таба хәрәкәтен дәвам итәчәк диде.

Обама шулай ук хәрбиләрнең, күзләүчеләрнең, тәртип саклау оешмаларының тырышлыгы белән әл-Каидәнең тәэсире кими бара һәм ахыр чиктә ул җиңеләчәк дип әйтте.

Махсус хезмәтләр 11 сентябрь һөҗүмнәренең ун еллыгы көннәрендә яңа террор һөҗүмнәре әзерләнүе турында мәгълумат булуын белдергәннән соң җомга көнне Нью-Йорк полициясе иминлек чараларын арттырды.

Обама иртәгә ул һөҗүмнәр булган урыннарга барырга җыена. Ун ел элек террорчылар 4 юлчылык очкычын кулга төшереп икесен Нью Йорктагы Дөнья сәүдә үзәгенең ике манарасына, берсен Вашингтонда Пентагон бинасына юнәлтте. Дүртенче очкыч Пенсильвания штатына төшеп җимерелде, 3000-гә якын кеше һәлак булды.
XS
SM
MD
LG