Accessibility links

Кайнар хәбәр

Йәмән башкаласында бәрелешләр дәвам итә, һәлак булучылар бар


Йәмән башкаласы Санада бүген дә хөкүмәт көчләре һәм протест чарасында катнашучылар арасында бәрелешләр дәвам итә. Соңгы мәгълүматларга караганда, кимендә 17 кеше һәлак булган. Алар арасында бер бала да бар. 50 кеше яраланган.

Кичә Санада каты бәрелешләр вакытында 26 кеше һәлак булган, 500-ләп кеше яраланган. Хакимият исламчы мәргәннәр вәзгыятьне тотрыксызландыру өчен демонстрантларга ут ачкан дип белдерә.

Йәмәндә әлеге көч кулланулар соңгы айларда иң зуры булып тора. Президент Али Абдулла Салихка каршылар аның хакимияттән тулысынча китүен таләп итә.

Һөҗүм вакытында яралангач Салих Согуд Гарәбстанына киткән иде, әлегә ул анда.
XS
SM
MD
LG