Accessibility links

Кайнар хәбәр

Берлинда кризиска каршы чаралар тикшерелә


Георгиос Папандреу (у) һәм Ангела Меркель
Георгиос Папандреу (у) һәм Ангела Меркель
Греция премьер-министры Георгиос Папандреу бүген Берлинда Германия кацлеры Ангела Меркель белән очрашуында грек икътисадындагы авырлыкларны хәл итү һәм финанс кризисыннан чыгу юлларын тикшерә.

Папандреу алман сәнагатьчеләре алдында чыгыш ясап Грециянең зур икътисади көчкә ия булуы хакында ышандырырга тырышты һәм Афиннарга ярдәм кулын сузарга үтенде.

Пәнҗешәмбе Германия парламентында казналары дефицит кичергән илләргә ярдәм итү мәсьәләсе каралачак.

АКШ президенты Барак Обама Европа кризисының дөньяга һаман әле куркыныч тудыруы турында әйтте. Ул Европа илләренең башлыкларын тизрәк тиешле чаралар күрергә чакырды.

Әлеге чаралар арасында – Европа стабилизация фондын зурайту һәм Греция бурычларының яртысын исәптән чыгару.
XS
SM
MD
LG