Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тимошенкога соңгы сүзен әзерләү өчен ике генә сәгать бирелде


Юлия Тимошенко мәхкәмә утырышында
Юлия Тимошенко мәхкәмә утырышында
Киевта Юлия Тимошенко эше буенча мәхкәмә бәхәсләре тәмамланды. Украина экс-премьеры Русия белән газ килешүләрен имзалаганда вәкаләтләрен үз файдасына куллануда гаепләнә.

Хөкемдар Тимошенконың соңгы сүзне әзерләү өчен дүшәмбегә кадәр вакыт соравын кире какты. Ул ике сәгатькә генә тәнәфес игълан итте.

Тимошенко адвокатлары исә чыгыш әзерләү өчен ике сәгать бик аз дип саный. Алар мәхкәмә гаепләү карарын чыгарачагы турында әйтә.

Прокурок элегрәк мәхкәмәдән Тимошенконы 7 елга иректән мәхрүм итәргә дип сораган иде.

Украина экс-премьеры бөтен гаепләүләрне кире кага һәм сәяси сәбәпләр аркасында гына эзәрлекләнүе турында әйтә.
XS
SM
MD
LG