Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүрия оппозициясе президент Әсад режимына каршы Милли шура төзеде


Истанбул – Сүриянең оппозиция җитәкчеләре якшәмбедә Истанбулда үткән очрашуда Милли шура төзеде. Әлеге шурага президент Башар Әсад режимына каршы барлык фирка вәкилләре керде.

Шураның максаты – яңа демократик Сүрия төзү дип игълан ителде. Оештыручылар әйтүенчә, аның ишекләре һәр сүрияле өчен ачык булачак.

Ул арада Сүриядән килгән хәбәрләргә караганда, хөкүмәт көчләре Растан каласын үз карамагына алган.

Сүриянең рәсми САНА агентлыгы хәбәр итүенчә, җирле халыкка куркыныч тудыручы террорчыл төркемнәр белән булган бәрелешләрдән соң, хөкүмәт көчләре анда кереп тынычлык урнаштырган.

Растандагы гыйсьянны бастыру гамәлләре шушы елның августында башланган иде.
XS
SM
MD
LG