Accessibility links

Нобель Тынычлык бүләгенә өч хатын-кыз лаек булды


Эллен Джонсон Сёрлиф (c), Лейма Гбоуэ (у) һәм Тәвәккүл Карман
Эллен Джонсон Сёрлиф (c), Лейма Гбоуэ (у) һәм Тәвәккүл Карман
Быелгы Нобель Тынычлык бүләгенә өч хатын-кыз лаек булды – аның икесе Либериядән – илдәге эчке сугышны бетерү өчен зур көч куйган президент Эллен Джонсон Сёрлиф, аның фикердәше Лейма Гбоуэ һәм Йәмәннән хатын-кызлар хокукларын яклаучы Тәвәккүл Карман.

Нобель комитеты белдерүенә караганда, әлеге ханымнар “тынычлык урнаштыру һәм хатын-кызларның иминлеге һәм хокуклары өчен көч кулланмыйча көрәштеләр”.

Лейма Гбови Либериянең танылган хокук яклаучысы. 2002 елда ул тынычлык өчен көрәшүче хатын-кызлар хәрәкәтен оештыра. Аның эшчәнлеге нәтиҗәсендә 2006 елда Либерия тарихында беренче тапкыр президент булып хатын-кыз Эллен Джонсон Сёрлиф сайлана.

Тәвәккүл Карман исә 2005 елда «Богауларсыз хатын-кыз журналистлары» дигән хокук яклаучы төркемгә нигез сала. 2007-2010 елларда Карман Йәмән башкаласы Сананың Ирек мәйданында дәвамлы рәвештә протест чаралары оештыра иде. Моның өчен ул күп тапкырлар кулга алынган булган.

Бер миллион евро күләмендәге Нобель бүләкләре гадәттәгечә Стокһольм һәм Ослода Альфред Нобель вафат булган көнне 10 декабрьдә тапшыралачак.
XS
SM
MD
LG