Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстанда Пәрвәз Мөшәррәфны кулга алу өчен тагын бер күрсәтмә чыкты


Пәрвәз Мөшәррәф
Пәрвәз Мөшәррәф
Пакстандагы Квет шәһәренең мәхкәмәсе илнең элекке президенты Пәрвәз Мөшәррәф һәм экс-премьер Шәүкәт Газизны кулга алу күрсәтмәсен чыгарды.

Тикшерүчеләр аларны 2006 елда Бәлуҗистан төбәге гайсьянчыларының башлыгы Әкбәр Бугтине үтерүдә катнашлыгында гаепли. Бугти җитәкләгән хәрәкәт Бәлуҗистан автономиясе өчен көрәш алып бара иде.
Аның үлеменнән соң илнең күп кенә төбәкләрендә каршылык чаралары башланып китте.

Әлеге вакытта чит илдә яшәүче Пәрвәз Мөшәррәфны инде берничә тапкыр кулга алырга омтылыш ясалды. Соңгы тапкыр аны Пакстанның элекке премьеры Беназир Бһутто үлеме белән бәйле рәвештә ирегеннән мәхрүм итәргә тырыштылар.
XS
SM
MD
LG