Accessibility links

Кайнар хәбәр

Явлинский: Ходорковский иреккә мөмкин кадәр тизрәк чыгарга тиеш


Григорий Явлинский
Григорий Явлинский
“Яблоко” фиркасен оештыручыларның берсе – Григорий Явлинский белдерүенчә, Михаил Ходорковский иреккә мөмкин кадәр тизрәк чыгарга тиеш. ЮКОС ширкәтенең элекке башлыгы эше дөрес каралмый, ди ул. Әлеге сүзләрен Явлинский “Яблоко” фиркасенең Мәскәүдә үткән матбугат очраушында әйтте.

Пәнҗишәмбе “Яблоко” җитәкчелеге сайлау алды програмын тәкъдим итте. Фирканең сайлау исемлеген җитәкләүче Явлинский, русияләрне 4 декабрьдә үтәчәк сайлауларда актив катнашырга чакырды. Сәясәтче фикеренчә, халык сайлауга күбрәк килсә, хәрәмләшүләр азрак булачак. Шул рәвешле “Яблока” фиркасенең парламентка керү мөмкинлеге дә арта.
XS
SM
MD
LG