Accessibility links

Кайнар хәбәр

Латвия бәйсезлек көнен бәйрәм итә


Җомга Латвия халкы бәйсезлек алуның 93-нче елын билгеләп үтте. 1918 елның 18 ноябрендә Русия империясе таркалганнан соң, Ригада беренче тапкыр Латвия дәүләтенең бәйсезлеге хакында игълан ителә.

Бүген тантана Домски чиркәвендә бәйрәм гыйбадәте белән башланып китте. Латвия президенты Андрис Берзиньш Ригадагы Азатлык һәйкәйле янында халыкка махсус мөрәҗәгать белән чыкты. Аның чыгышы бәйрәмнең иң югары ноктасы булып саналды.

Шушы көннәрдә уздырылган сораштырулар күрсәткәнчә, Латвиядә 38 процент халык бәйсезлек көнен билгеләп үтә һәм иң мөһим бәйрәм дип саный.
XS
SM
MD
LG