Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Кучмага белдерелгән гаепләүне кире какты


Украина мәхкәмәсе илнең элекке президенты Леонид Кучмага белдерелгән журналист Георгий Гонгадзены үтертү гаепләвен кире какты.

Гонгадзе 2000 елның сентябрендә урланган, берничә көннән Киев янындагы урманда аның башы кисеп алынган мәете табылган иде.

Кучмага белдерелгән гаепләү аның элекке тән сакчысы Мыкола Мельниченко яшерен рәвештә яздырган аудиотасмага нигезләнгән иде. Язма Кучманың Гонгадзены үтертергә кушуын күрсәтә.

Бүгенге мәхкәмә утырышында исә, язма канунсыз рәвештә яздырылган, шуңа күрә ул мәккәмәдә дәлил буларак кулланыла алмый диелде.

Гонгадзеның тол хатыны Мирославаны вәкиллек итүче адвокат Валентина Телыченко аппеляция мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәчәген белдерде.

“Бу мәхкәмә карары канунга каршы килә, һәм Мирослава Гонгадзеның вәкиле буларак, мин аппеляция мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәргә тиеш булам. Бу карарны биргән хөкемдар берничә хата ясады”, диде Телыченко.
XS
SM
MD
LG