Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстанда сугышчылар белән бәрелештә 21 кеше һәлак булды


Әфган-Пакстан чигендә бүген сугышчылар белән Пакстан хәрбиләре арасындагы бәрелештә бер хәрби, 20 сугышчы һәлак булды, 25 кеше яраланды.

Югары Оракзай виләятендә хәрбиләр машинасы юлга куелган бомбага эләгеп шартлаган. Хәрбиләр һөҗүм итүчеләргә каршы ут ачып бер төркем сугышчыларны чолгап алган.

Соңгы арада кайбер гыйсъянчы төркемнәр җитәкчеләре Пакстан хакимияте белән солых сөйләшүләре башлануы турында белдергән иде. Хөкүмәт исә мондый белдерүләрне кире какты.
XS
SM
MD
LG