Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасына сайлауга карата 50-дән артык җинаять эше ачылган


Русиядә Дәүләт думасына сайлау алды кампаниясе барганда канун бозу очракларына карата 50-дән артык җинаять эше ачылган.

Сайлау алды тәртипләрен бозуның иң күбе Мәскәүдә, 462 очрак теркәлгән. Бу хакта Русия эчке эшләр министрлыгы һәм тикшерү комитеты президент Дмитрий Медведевка тәкъдим иткән хисапта әйтелә. Канун бозуларның күпчелеге сайлау алды кыстаулары вакытында булган.

Тикшерү комитеты сайлауда тавышларны әвеш-тәвеш китерү, сайлаучыларны сатып алу һәм күпләп бюллетеньнәр ыргыту, башка урында сайлау мөмкинлеге бирүче таныклыклар сату һәм башка канун бозу очракларын күрсәткән шикаятьләрне дә тикшерүне дәвам итә.
XS
SM
MD
LG